Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Бари Алибасов хатыны Лидия Федосеева-Шукшина белән аерылыша

Гаиләдә фатирлар мәсьәләсендә җәнҗаллар чыкты. Продюсер Бари Алибасов танылган актриса Лидия Федосеева-Шукшина белән аерылыша. Бу турыда Starhit хәбәр итте.

«Шукшина белән тизрәк аерылышырга кирәк. Гаиләдә мәхшәр анда. Без аерылышу процессын башлыйбыз. Кызганыч, безнең таныш чакта, 25 ел дус булганда кичергән мөнәсәбәтләрне кайтарып булмый инде», — ди Алибасов.

Көз көне Федосеева-Шукшина иренә Яңа Мәскәүдә фатир бүләк иткән иде, аның бәясе ун миллион чамасы. Алибасов исә бу торакны ярдәмчесенә күчереп яздырган. Соңрак ачыкланганча, хатыны бу эшләр турында белмәгән. Ул коммуналканы түләп торган. Шуңа күрә хәзер Лидия Федосеева-Шукшина фатирны сату килешүенә карата дәгъва белдерә.

Актрисаның адвокаты сүзләренчә, Федосеева-Шукшина иренә фатир бүләк итү турында килешүне авырганнан соң язган, ул дарулар тәэсирендә булган.

Хәзер фатирга арест салынган, диелә хәбәрдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев