Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Азат Фазлыевтан лайфхак — видео

Бу лайфхакны ясау өчен Әнвәр Нургалиевның "Сагышларым" җыры һәм ритмны тоючы егет кирәк булачак.

Җырчы Азат Фазлыев инстаграмдагы сәхифәсендә кулларга физзарядка ясарга өйрәткән. «Лайфхак Азат Фазлыевтан!» — дип язган ул.

Бу лайфхакны ясау өчен Әнвәр Нургалиевның «Сагышларым» җыры кирәк булачак. Азат аны машинада барганда тыңлый һәм кулы белән ритмлы хәрәкәтләр ясый.

«Бу күнегүне уйлап табучы да Әнвәр Нургалиев. Киттек әле без Уфага», — дигән ул.

Бер инстадусты Азатка: «Әнвәр абыйның җырлары истә кала шул, ә синекеләрне хәтерләмим», — дип җавап язган.

«Мин дә юлда шундый матур җырларга физзарядка ясап барам», «Икегез дә шәп артистлар», — дип кушылганнар аңа виртуаль дуслары, хәерле, имин юллар теләп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев