Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

Алып баручы тәрәзәләрне юу турында кайгыра башлаган

Журналист һәм алып баручы Зәмирә Рәҗәпова ире Макс белән йорт сала башлаган. Ул йортның фотосын куйган.

«Макысым белән зур тәрәзәләр яратабыз, шуңа да аларны мулдан сызганбыз проектка. Өйдә мөмкин кадәр якты булсын, дидек. Менә хәзер тәрәзә урыннарын күргәч, уйга калдым, кем юар икән моны?

Безнең өйдә 18 тәрәзә булачак, шунын өчесе витражлы, һәм өстәвенә, пыяла эркер! Һәм тагын бер пыяла ишек… Клининг чакыртсам, ачуланырсыз инде ялкау дип. Әйтмичә генә чакырсам инде», — дип язган ул.
Зәмирәнең хезмәттәшләре һәм дуслары ярдәм итәргә әзер булулары хакында язган.

«Бу кадәр халыкны өмәгә чакырсаң, ашатып бетерә алмассың. Клининг кына чакырсаң, яхшырак булыр», — дип киңәш биргән виртуаль дусты.
«Кыз кирәк инде», «Киленнәрең булышыр», — дип язучыларга: «Алар булганчы юарга кирәк бит әле тәрәзәләрне», — дип җавап биргән ул.
«Яшь вакытта зур тәрәзә кирәк, әмма киләчәктә үкенерсең», «Зур тәрәзә матур инде, әмма кояш кыздыра, яшене була», «Олыгайгач, юарга кыен булачак», — дип комментарий калдыручылар да бар.
«Тәрәзә юа торган робот алыгыз. Кыйммәтрәк инде, 43 мең сум», — дип киңәш иткән бер инстачы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев