Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Йолдызлар тормышыннан

2021 елда шоу-бизнес: Тямаев һәм Юльякшин «сугышы», аерылышу, җыр бүлешүләр

Шоу-бизнес гауга-низагларга бай өлкә. Бүгенге көндә хайп, пиар хисабына популярлашуны сәхнә эшчәнлегенең бер юнәлеше итеп карарга да була. Узып баручы 2021 елда да җырчыларны бизәмәгән вакыйгалар бихисап булды.

«Интертат» елның халык арасында шау-шу куптарган иң яңгырашлы конфликтларына күзәтү ясады.

Тямаев белән Элвин Грей сугышы һәм кайбер татар җырчыларына Башкортстанга юл ябылу

Бу ел башында шактый җырчылар Башкортстанда концерт оештырганда каршылыкларга очрады. Әлеге конфликт бүген дә актуальлеген югалтмады.
Барысы да җырчы Фирдүс Тямаевның 17 кешелек төркеме белән Башкортстанның Миякә районына концерт куярга дип килгәч, чараны уздырырга рөхсәт бирмәүләреннән башланды. Башта ничәмә километр юл узып килгән җырчыга концертның өзелү сәбәбен подвалны су басканга ут булмау белән аңлаттылар. Аннары концертны маршрут кәгазе булмавы сәбәпле куя алмавын әйттеләр.
Фирдүс исә үзе подвалны шәхси тикшерүен, анда барысы да тәртиптә булуны сөйләде. Моны үз концертын булдырмас өчен уйлап чыгарылган уйдырма дип атады.

Концерты өзелүен Куштауны яклап чыгуы белән аңлатты. Әмма татар җәмәгатьчелеге моның төп сәбәбен җанисәп якынлашуда күрде. «Мин — татар» дип җырлау сәбәпле, Тямаевны Башкортстанга кертергә теләмиләр, дип белдерде алар.

Әлеге хәлләрдән соң Башкортстан Башлыгының ярдәмчесе, җырчы Радик Юльякшин инстаграм сәхифәсендә Фирдүс Тямаевка мөрәҗәгать итте. Ул үзенең постында Фирдүс Тямаев белән килеп чыккан вәзгыятькә аңлатма бирде һәм аны милләтара низаг оештыруда, Татарстандагы халыкларны бер-берсенә каршы котыртканнан соң шушы ук риторика белән Башкортстанга да үтеп керүдә гаепләде.

Соңрак низаг яңа борылыш алды. Җәй көне Фирдүс Тямаевның Элвин Грейның әлеге постын үзенә яла ягу дип кабул итүе һәм Башкортстан Башлыгы ярдәмчесен гаепләп, полициягә мөрәҗәгать итүе билгеле булды.
Яклаучы адвокаты Рөстәм Гобәйдуллин әйтүенчә, Фирдүс Тямаев Элвин Грейның гаепле булуын дәлилли алган очракта, җырчыга зур күләмдәге штраф, мәҗбүри эшләр яки 2 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү җәзасы яный.

Суд эшләренең ничек тәмамлануы әлегә билгеле түгел. Әмма Тямаевның Башкортстан белән аңлашылмаучанлыклары бетәргә охшамаган. Шушы арада җырчының Уфа концертлары тагын билгесез вакытка күчерелде.
Әлеге вакыйгадан соң җырчы Илсөя Бәдретдинова да башкорт якларына гастрольләргә китә алмавы турында пост куйды.

Без инде хәзер ничә ай дәвамында Башкортстан республикасындагы районнарга концертлар белән керә алмыйбыз. 100% халыкны кертергә дигән указ чыкса да, көн ала алмыйбыз. Бернинди чикләр юк кебек, ләкин без керә алмыйбыз», — дип сөйләде ул.

Февраль аенда җырчы Иркә дә Нефтекамадагы концерты тыелуы хакында белдерде. «Мәдәният сарае мөдире пандемия вакытында ярамый дип әйтте», — дигән иде аның концерт директоры.

Татарстанның атказанган артисты Данир Сабиров та: «Башкортстан белән болай да җитәрлек мәшәкатьләр булды», — диде.

Сәясәт белгечләре әлеге карарларны җанисәп алу белән бәйләп аңлаттылар. Шуңа охшаш карарлар белән 2002 елдагы җанисәпне алу вакытында да очрашулары турында искә төшерделәр. Интертар.ру сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев