Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Законга кул куелды, яңа елдан пенсиягә яңача китә башлыйлар

Россия Президенты Владимир Путин пенсия системасында озак вакытлы финанс тотрыклылыгы булдыруга юнәлтелгән федераль законга кул куйды. Законга ярашлы рәвештә расланган пенсия яше ир-атлар өчен - 65, хатын-кызлар өчен 60 яшь итеп билгеләнде. Пенсия яше әкренләп 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап 2028 елга кадәр 10 ел дәвамында арттырылачак.

Яшел Үзән Пенсия фондыннан алынган мәгълүматларга караганда  беренче этапта үзгәрешләр 1959 елда туган ир-атларга һәм 1964 елда туган хатын-кызларга, ягъни 2019 елда кемгә 60 һәм 55 яше тулганнарга кагыла. Алар пенсиягә  2019 елның икенче яртысында яисә 2020 елның беренче яртысында 60,5 яшьтә чыга алачак.

Пенсия яшен арттыру хәзерге пенсионерлар – страховой пенсияләр һәм дәүләт пенсияләре  алучыларга кагылмый.  Алар пенсияләрен һәм ташламаларын элеккегечә ала.  Болардан тыш, Россия Президентының 2018 елның 7 маендагы “2024 елга кадәр Россия Федерациясе  үсешенең илкүләм максатлары һәм стратегик бурычлары турында”гы  Указына ярашлы рәвештә эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен ел саен инфляциядән югарырак  индексацияләү  каралган. Индексацияләүнең уртача күләме айга уртача бер мең сум, яисә уртача  елына 12 мең сум.

 

Әлфия Зыякаеваның язмасының тулы вариантын газетабызның җомга саныннан укый аласыз.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев