Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күгәйнең сугыш чоры балалары хатирәсеннән

Миңа, Ямалыева Мөзәйнәгә 3 яшь булган. Әтинең сугышка киткәнен хәтерләмим. Әти Суслангерга эләккән. Ачлык булган. Солдатлар бик авыр яшәгәннәр.

Кеше яллап әни әти янына 3 мәртәбә барган. Әни алдагы хәлне үз күзләре белән күреп, кич утырмада елый-елый күрше хатыннарына сөйли иде. Юынты суда ташланган бәрәңге кабыкларын кесәләренә тутырып шалашка алып менәләр иде. Шалаш эчендә кечкенә генә учак якканнар, җылыныр өчен. Шунда каткан бәрәңге кабыгын утта җылытып эретәләр иде. Бәрәңге кабыклары чокырда. Анда шуышып төшәләр дә, шуны ашыйлар иде. Алар анда урман кискәннәр.

Елгадагы озын агачны күтәреп тау башына ташыганда җилкәләре суенып беткән иде. Кечкенә кешеләргә буй җитмәгәнлектән җилкәләренә ылыс кыстырып куялар иде. Әниләр баргач, теге солдатлар хатлар биреп җибәрә торган булганнар. Анда йөрәкне эретә торган җыр сүзләре бар:

                        Урман эшләре бик авыр,аркадан тирләр китми.

Балалар жәл, бик кадерле йөрәктән бер дә китми.

                        Олы улым Әхмәтгали,кызым минем Нәфисә,

                        Суслангер урманнарында газиз башлар ни күрә?

         Хафиз исемле кеше аларны сугышка алып китә. Шунда барган вакытта шул ике шәһәр арасында поездны бомбага тоталар. Паровоз янындагы өч вагон китеп, теге туктап калган вагонның пыялалары чәл- пәрәмә килгән. 500 кешене больницага  алып киткәннәр. Шулар арасында минем әти үлгән. Ә алдагы вагоны сугышка киткән. Анда минем әтинең энесе дә булган. Ул политрук булган.  Хафиз абый районга кайтып солдатлар алып китеп йөргән, сугыш бетәргә 4 ай кала, батырларча һәлак була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев