Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әтигә ярдәм итмәячәкмен

Хөрмәтле газета хезмәткәрләре, сезгә зур сәламнәремне юллап калам.

«Яшел Үзән»не бик яратып укыйм, бик эчтәлекле чыга. Хатлар бүлегенә дип юлларга булдым әле бу язманы. Аталарга да, улларга да гыйбрәт булсын. Бу хәлне миңа оныгым сөйләде, таныш егете турында. Миңа калса, улын кырыслыкта, урыны белән битарафлыкта тәрбияләгән әтисендә дә ялгышлык бар, үч саклаучы улында да. Сез ничек уйлыйсыз?

Сәлам белән, Рәйсә апагыз булам.

... Мин әти-әни бер-берсен яратып яшәгән тулы гаиләдә үстем. Шуңа күрә нык гаилә үрнәге күз алдымда булды. Әни энекәшем белән мине яратты, гел кочаклый, иркәли иде. Ә әти, киресенчә, кипкән сохари кебек каты күңелле булды. Юк, ул эчмәде һәм беркайчан да безгә кул күтәрмәде. Әмма кайсыбер сыйфатлары минем өчен артык чиктән ашкан кебек. Үзем өчен мөһим нәтиҗә ясадым: әтигә ярдәм кирәк булса, булышмаячакмын. Принциптан. Яшь чакта ул миңа карата нинди булды, мин дә шулай итәм

Болай ул үзе начар кеше түгел. Әмма безгә карата кайбер тәрбия ысуллары «үтергечески» иде. Унсигез яшем тулгач, университетта укыйсы, күңел ачасы, кызлар белән йөрисе килгән вакытта, ул мине өйдән куып чыгарды һәм: «Хәзер син, кайчандыр минем кебек үк, үзеңне үзең тәэмин итәчәксең һәм барына да үзең ирешәчәксең», – диде.

Аның үзенең, бик зур булмаса да, төзелеш фирмасы бар.
Ул мине урамга чыгарып җибәрмәде, әлбәттә. Казанга университетка укырга кердем һәм тулай торактан урын бирделәр. Анда биш ел яшәп, бер тиен белән дә ярдәм итмәде. Бернигә дә җитми торган стипендиям бар иде һәм булдыра алганча үзем табыштыр­ган сумнар.
Акча җитми, төнлә урам җыештырам, иртән укырга барам. Кичләрен сәүдә үзәгендә «охранада» торам. Бөтен нәрсәгә өлгерергә кирәк. Кай вакытларда күңел төшенкелегенә бик бирелгән чакларым да булды. Башкалар кебек студент тормышы турында хыялланырга да юк. Гел йокысы туймаган, кинога да алып барырлык чамасы булмаган хәерче егет нинди кызга кирәк булсын?

Ничек булдыра алдым, шулай бөтерелдем. Университетны кызыл дипломга тәмамладым. Һәм эш эзли башладым. Укуны яхшы тәмамлавыма шатланып, әти янына кайттым, мин синең фирмаңда инженер булып эшләргә әзер, дидем. Аның конструкторлык бүлеге дә бар – мин яшь булсам да, яхшы белгеч, чөнки чынлап, тырышып укыдым. Ул мине эшкә алмады.

«Туганнарымны принциптан үземә эшкә алмыйм, улым булуыңа карамастан, сине дә!» – диде.

Мине яклап әни дә ку­шылды. Ул әтигә, бүгенге көндә яңа гына кулына дип­лом алганнарга эшкә урнашуы бик авыр булуы турында аңлатырга тырышты. Миңа «блат» кирәк булмавын, барына да үзем ирешергә әзер икәнлегемне әйтте. Әмма бушка. Әти-әни ярдәме үзеңә уңышка ирешергә комачау­лый, диде. Әти чынлап та минем ялкаулануымнан һәм вазифаларымны үтәмәячәгемнән курыкты. Ничек кенә ышандырырга тырышсам да, булмады.
Үзебезнең шәһәрдәге заводка эшкә урнашырга туры килде. Фатирны арендалап яшәдем, чөнки әти 22 яшьлек егеткә әти-әнисе янында «делать нечего» диде. Әле ярый Яшел Үзәндә фатир бәяләре Казандагы кебек үк кыйммәт түгел. Ике ел гади инженер булып хезмәт иттем. Тәҗрибә туп­ладым, тырышлыгым, белемем бушка китмәде, карьера баскычыннан күтәрелә башладым. Аннары җай чыгып, Санкт-Петербург кораб төзүчеләр заводына күчтем. Фатир да бирделәр. Анда алты ел эшләдем һәм үз эшемне ачарга булдым. Бер ел эчендә күтәрелеп тә киттем, керемем берничә тапкыр артты. Яхшы фатир сатып алдым, күңелем яткан кыз белән таныштым (хәзер туйга әзерләнәбез). Машиналы булдым. Әнине ял итәргә Италиягә җибәрдем. Ул бу хакта бик күптән хыяллана иде инде. Тик әти җибәрмәде. Хыялланган тормыш белән яши башладым.
Ике ай тирәсе элек әни шалтыратты һәм әтинең фирмасы таркалуын әйтте. Хәзер бурычларга батып һәм бик тыйнак яшиләр икән. Әти горур, шуңа ярдәм сорап беркемгә дә мөрәҗәгать итми. Аларда авыр халәт һәм мин дә борчылам, әлбәттә. Әмма әтигә финанс проб­лемаларын хәл итәргә булышырга җыенмыйм. Мин мохтаҗ булганда ул миңа булышмады бит. Ә нигә мин башкача эшләргә тиеш?
Әнине бик еш үземә кунакка чакырам. Рестораннарга алып барам, кыйммәтле киемнәр бүләк итәм. Шәхси чыгымнарына акча бирәм. Әмма, миңа калса, ул әлеге акчалар белән әтинең бурычларын түли. Аларның араларына кермим. Шулай да, әти ул акчаларны алмый, ә ситуациядән чыгу юлын үзе таба дип уйлыйсым килә.


Әти миннән бернәрсә дә сорамый. Күрәсең, ул да башкалар ярдәменнән башка эш итәргә кирәк дип саный. Дусларым миннән, аның бурычларын капларга сиңа нәрсә комачаулый, дип еш сорый. Ә мин «принцип» дип җавап бирәм. Әти миңа карата бик күп тапкырлар гадел булмады. Кем әйтмешли, алма алмагачыннан ерак китми...


Бер яктан, әтинең шундый миңа карата каты булуы мине чыныктырды һәм яшьтәшләремә караганда күпкә алда үстерде, ир итте. Икенче яктан, бик авыр вакытларымда ярдәм кулы сузу­чы булса, мин баш тартмас идем. Дәүләт оешмасында карьера буенча үсүнең ничек авыр икәнлеген күпләр белә. Ул хәзер мин уңышлы кеше, ә теге вакытта кем булдыра ала – шул аягын сөртә, тегендә-монда йөгертә, кеше эшен дә эшләтә торган көчек идем. Ул вакытларга кайтасым килми, әмма шундый тәҗрибә өчен әтигә рәхмәтлемен. Тик, элеккечә үк, аңа ярдәм итәргә җыенмыйм...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев