Зәйдә яңа радио эшли башлады
«Татмедиа» АҖ филиалы «Зәй-информ» 88,0 FM ешлыгында уникаль контент белән татар телендә радио эшләтеп җибәрде.
Зәйдә "Зәй 88,0 FM" радиоканалының челтәр партнеры булган «Тәртип» радиосы тапшыруын башлады.
"Тәртип" - татар милли мәдәниятенең чын кыйммәтләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән уникаль контенты булган радио. Аның төп бурычларының берсе - үткән белән бүгенге арасындагы элемтәләрне саклап калу. Эфирда тәүлек буе ретро-җырлар, алтын хитлар, классик әсәрләр, шулай ук сыйфатлы заманча музыка яңгырый. "Тәртип" радиосы үз тапшыруларында әхлак, тәрбия, рухи кыйммәтләрне алга сөрә. Мәдәният, сәнгать, тарих, татар халкының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге - программаларның асылын тәшкил итүче мөһим темалар!
Зәйдә "Тәртип" радиосында җирле яңалыклар, мәдәни юнәлештәге программалар, музыкаль котлаулар яңгыраячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев