Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зөя музейлары карантин вакытында ябыла, әмма...

Махсус санитар-эпидемиологик режим аркасында тыюлыкка керү чикләнгән, шулай ук, утрауда массакүләм чаралар уздырудан 15 апрельгә кадәр баш тарттылар.

– Әмма яхшы хәбәрләр дә бар. Безгә килергә мөмкин, хәтта «Ленивый торжок» тарихи реконструкция комп лексында «Стрелецкие забавы» һәм «Богатырская сила» интерактив прог раммаларында катнашып, 50 кешедән дә артык булмаган төркем өчен Зөя буенча күзәтү экскурсиясенә заказ бирергә мөмкин. Зөя Богородице-Успенский ирләр монастыренә дә керергә ярый. «Конный двор» туристик-этног рафия, «Ленивый торжок» тарихи реконструкция комплекслары, һөнәрчеләр һәм сувенир кибетләре, кафелар йөрү өчен ачык, – дип хәбәр иттеләр музей-тыюлыкта.

Билгеләп үтелгәнчә, килүчеләрнең иминлеге өчен монда дезинфекцияне һәм җыештыруны көчәйткәннәр. Турист лык агымнарын үстерүгә аерым игътибар бирелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев