Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зөя мәктәбенә депутаттан – Бүләк

Свияжск урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары өчен Ватанны саклаучылар көне аеруча истәлекле булды. Аларга кунакка бу көнне ТР Дәүләт Советы депутаты, «АК Барс» суднолар төзү корпорациясе» АҖнең генераль директоры Ренат Мистахов килде.

Әлеге мәктәп укучылары менә ничә ел инде «Призывники России» спартакиадасында актив катнаша. Белгәнебезчә, бу чара  дәүләт программасы буенча  яшь буынны патриотизм һәм гражданлык  рухында тәрбия­ләү,  сәламәт яшәү рә­вешен пропагандалау максатыннан оештырыла. Ул өч этапта барып, аның өченчесе, ягъни йомгаклау өлеше, март аенда Мәскәүдә булачак. Финалга иң яхшы командалар гына чакырылган.
Финал ярышларына Яшел Үзән районы данын яклар өчен, Свияжск мәктәбе командасы да барачак. Йомгаклау этабында физик әзерлектән тыш,  автомат җыю һәм сүтүне, электрон мишеньнән ату осталыгын күрсәтәчәкләр. Әлбәттә ин­де, интеллектуаль тест та тапшырырга кирәк булачак. Малай-кызлар  мөһим  чарага бик нык әзерләнә, сынатмаска кирәклеген дә яхшы аңлый. Мәктәп президенты Илья Каюров VI сыйныфтан ук  командалык итә икән. Алар стройга басу һәм йөрү осталыгын Ренат Мистахов катнашындагы тантанада да күрсәтте. 
– Беренче тапкыр спартакиададан кубоклар, медальләр белән кайткач та, без аларны шушы спортзалда котлаган идек, – дип сөйли мәктәп директоры урынбасары Наталья Севастьянова. – Аларның хәзер Мәскәүгә бик барасы һәм җиңеп кайтасы килә. Ноябрьдән бирле  атнага ике тапкыр  кызлар һәм малайлар строй һәм физик яктан әзерләнде, онлайн-тестлар узды. Көндәшләре – кадет һәм Суворов училищесы командаларын да  узып,  югары баллар җыеп, Мәскәүгә баруга лаек булдылар. Без  алар белән горурланабыз.
15 яшүсмердән торган командага  Мәскәүгә бару шактый гына  финанс чыгымнары таләп итә.  Шуңа күрә алар ярдәм сорап депутат Ренат Мистаховка мөрәҗәгать итәргә карар кылган. Ә депутат, үз чиратында, яшь патриотлардан ничек баш тартсын?!  
Ренат Мистахов Россия башкаласына баруга сертификатны  тантаналы төстә үзе тапшырып, аларга зур җиңүләр теләде. 
– Бүген безнең балалар чыныгып үссен һәм җиңүгә ирешергә тырышсын өчен, аларга дөрес тәрбия бирергә кирәк, – диде ул үзенең сәламләү чыгышында. – Ә спартакиадалар шундый тәрбиянең бер ысулы ул.
Зур кунак килү хөрмәтенә оештырылган пресс-конференциядә дә балалар депутатка бик күп сораулар яудыр­ды. Алар аның нинди максат куеп яшәве, ничек ял итүе, балалары, хоббие һәм хәтта кредосы белән кызыксынды. Ә Ренат Мистахов һәр сорауга кызыклы итеп җавап бирде.  Шәхси тормышы, мәктәптә укыганда нинди фәнне яратып өйрәнүе, яраткан һөнәре, укыганда кем булырга хыяллануы һәм башкалар турында сөйләде. Мондый гади һәм эчкерсез аралашу балаларда зур кызыксыну уятты. Алар якташлары белән горурлануын да белдерде. Чөнки Ренат Мистахов тумышы белән шушы бистәдән булып, биредә укыган, беренче хезмәт юлына да шушында баскан.     
Быел Карамалы Тау бистәсенең Свияжск урта мәктәбенә 100 ел тула. Бу бик зур һәм лаеклы дата. Депутат  шушы юбилей уңаеннан  мәктәпнең проблемалары белән дә кызыксынды. Игътибарлы  җитәкче аларның бу датасыннан да читтә калмас. Ә соңыннан тантанада катнашучылар барысы бергә җыелып фотога төште. Безгә исә яшь патриотларга алдагы  сынауда җиңүләр генә теләргә кала.

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев