Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зур сәүдә үзәкләре кечерәкләрен кыса

Яшел Үзән муниципаль район Советының утыз беренче һәм шәһәр Советының утызынчы сессиясе Горький исемендәге мәдәни үзәгендә узды. Бу – елның соңгы сессиясе иде.

Яшел Үзән муниципаль районы һәм шәһәренең узып баручы елга, 2018 һәм  2019-2020 планлы чорга социаль- икътисади үсеш буенча якынча нәтиҗә турында район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Кадыйрова сөйләде. Узып баручы ел икътисади күрсәткечләр буенча уңай динамикада күренә. Тулаем территориаль продукт – 105, сәнәгать җитештерү күләме – 110, авыл хуҗалыгы продукциясе – 102, ваклап сату күләме – 103, халыкка түләүле хезмәтләр күрсәтү – 104 процент тәшкил итә.
– Ваклап сату күләме буенча уңай динамика күзәтелсә дә, 2017 ел федераль сәүдә челтәре сәясәте актив үсүе белән характерлана. Бу, үз чиратында, җирле вак кибетләрдә сәүдә итүне юкка чыгара. Бер караганда, халык риза кебек, чөнки товарның бәясе дә арзанрак, акцияләр дә еш булып тора. Иртәгә нәрсә булыр? Шәхси эшмәкәрләр үз эшен ябарга мәҗбүр, ә бу эш урыннары кыскаруга китерә, – дип сөйли җитәкче.
Борчу тудыра торган тагын бер сорау – район предприятиеләрендә тулы булмаган эш көне, вакытында түләнмәгән хезмәт хакы һәм аның түбән булуы. Халыкның яшәү, хезмәт рәвешен күтәрү буенча территориаль комиссия кысаларында йөзләгән предприятие тыңланган. Шулардан 15 материал прокуратурага һәм хезмәт инспекциясенә юлланган.
Бәяләү буенча, уртача хезмәт хакы Яшел Үзәндә 25965 сум тәшкил итә. Хезмәт хакының 4,5 процентка артуы көтелә. 2017 елның беренче яртыеллыгында кеше башына уртача керем 20055 сум булган, бу алдагы елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 2 процентка югары.
Җитәкче фаразга да тукталып китте. Районның социаль икътисади үсеше, алдынгы предприятие күрсәткечләре, шулай ук үсеш тенденцияләре нигезендә оешкан. Шәһәребезнең күп профильле булуы республика һәм федераль программаларында катнашырга мөмкинлек бирә. Әле декабрь башында гына Яшел Үзәнгә Внешэкономбанк рәисе урынбасары, «Моношәһәрләрнең комплекслы үсеше» программасы җитәкчесе Ирина Макиева булып китте. Визитның максаты – булган үзгәрешләргә бәя бирү һәм  2018 елга моношәһәрләрне үстерү буенча яңа юнәлешләр билгеләү. «Көндәлек төзекләндерүгә биш адым» программасы нигезендә «Без – Авангард!» проекты гамәлгә ашырылды. Халыкның яраткан урынында йөгерү юллары, балалар, хоккей мәйданчыгы барлыкка килде. Аның киләчәге «Авангард» компетенция үсеш үзәге төзелешендә булачак. Әлеге объект шәһәрнең үзәген төзекләндерүне төгәллиячәк. Бу проект, беренчедән, социаль-икътисади, мәдәни һәм рухи үсеш этәргече булып торачак. Икенчедән, шәһәр үзәгендә халык өчен уникаль мәйданчык­лы заманча бина барлыкка киләчәк. Монда күргәзмәләр, мастер-класслар, лекцияләр уздырырга мөмкин булыр дип көтелә. Мәйданчыкны кече бизнесны үстерү өчен дә кулланырга була. «Авангард» компетенция үсеш үзәге  яшьләр катнашында халык тыңлаулары узган һәм яклау тапкан.
Чыгышны тыңлаганнан соң, район башлыгы Александр Тыгин да үз фикерен белдерде.
– Эшсезләр саны кими дисез, ә сәүдә үзәкләре ачылып кына тора. Күпмегә кимегән, исәпләдегезме? Мине Россия буенча тенденция кызыксындырмый, – диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия