Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзсалым ул шундый нәрсә: күп җыелса – күп эшләнә

Быел Түбән Урысбага җирлеге халкы алдында еллык башкарылган эшләргә хисапны тәүге тапкыр яңа башлык Хәйдәр Сибгәтуллин тотты.

Кыскалыкта – осталык, диләрме әле? Җыенның, барыбыз өчен дә кадерле булган вакытның биш минуты да кирәкмәгән буш сүзләргә сарыф ителмичә, бер тында узуыннан һәркем канәгать калгандыр, дип уйлыйм.

2018 елда башкарылган эшләргә күзәтү, көндәлек тормыш хәлләренә тукталу, 2019га планнар  белән таныштыру һәм шул ук вакытта, биредә яшәүчеләрнең күңелләрен тырнап торган сорауларына җавапларны да ишетергә өлгерделәр бу көнне. 
Президент программалары буенча финанслану нәтиҗәсендә Бәчек һәм Кече Ачасыр урамнарында төнлә дә абынып егылудан яки кыек якка китүдән курыкмыйча йөрергә була, чөнки яңа диодлы лампалар яктыртып, туры юлны күрсәтә . Түбән Урысбага мәктәбендә кышкы суыкларда калтырап утыру куркынычы да юк – котельныйда котеллар алыштырылган. Югары Урысбагада тормышта иң мөһим - зиратка, су башнясына алып баручы һәм Ленин урамындагы юллар төзекләндерелгән. 
Узган ел үзсалым кеше башыннан 300 сум исәбеннән 90 000 җыелып, дәүләт аны дүрт тапкыр арттырганнан соң 450 000 сум тәшкил иткән һәм ул җирлектәге көн кадагында торган мәсьәләләрне җайлау өчен тотылган. Түбән Урысбага Сабантуй мәйданына павильон куелган һәм 230 метр ут чыбыгы сузылган (97 340); Югары Урысбагада чишмәләр төзекләндерелгән (90 000); Кече Ачасыр авылында обелиск ачылган (99 032); Бәчектә су трассасы алмаштырылган һәм 50 м юл төзелгән (99 900), ә калган 19 610 сумы алда санап кителгән эшләрне башкару сметасын төзүгә тотылган. Узган елның 18 ноябрендә булып узган референдумда үзсалым акчасын кеше башыннан 500 сумнан җыярга дип 277 кеше (97%) уңай тавыш биргән. Димәк, сумма күп булгач, киләсе елга эшләр дә күбрәк башкарылачак. 
– 2019 елда дәүләт программалары буенча Түбән Урысбагада универсаль спорт мәйданчыгы төзергә, Бәчекнең Г.Тукай урамына 11 диодлы лампа куярга һәм 700 метр электр чыбыгы сузарга, 1200 метр юлга вак таш җәергә планлаштырабыз, –  дип, алга куелган максатлар белән уртаклашты җирлек башлыгы Хәйдәр Сибгатуллин.

Тулы язманы газетаның чәршәмбе санында укый аласыз (№8)

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев