Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзсалым биргән – такыр юлдан йөргән

Узган ел Мулла Иле авыл җирлегендә үзсалым кеше башыннан 400 сум булган.

Әмма аны  вакытында тапшырмаучылар аркасында дәүләттән 312 400 сум алынмыйча калган. Һәм нәтиҗәдә шул суммага планлаштырылган эшләр дә гамәлгә ашырыла алмый яки бик соңарып башкарыла. Үзләре яшәгән җирлекне төзекләндерү һәм матурлау мөмкинлеген тоткарлаучы мондый хатаны кабатламас өчен, быел билгеләнгән сумманы тулысы белән март урталарына җыеп тапшыруны, муллаиллеләр үзләренә максат итеп куйганнардыр, мөгаен.

Ник дигәндә, әлеге авыл җирлеге башлыгы Илдар Сәлахиевның хисап отчетыннан, вакытында һәм тулы күләмдә җыелган үзсалымның – срогында җиренә җиткерелеп башкарылган эш булуын аңламый калучылар юктыр. Биредә яшәүчеләрнең, башка авыллардагы кебек үк, гаилә бюджетларыннан өзеп биргән акчаларының нәрсәгә тотылуы күз алларында. Элек юл өзеклеге вакытында тездән пычрак бутап йөргән урамнарда хәзер таш җәелгән, багана башларында диодлы лампалар балкып, юл күрсәтә. 
– Минем җитәкче буларак эшчәнлегемә бәя бирерсез дип ышанам. Сезнең фикер һәм тәкъдимнәрегез төзәтү һәм төзәлү өчен дә кирәк, – дип халыкка мөрәҗәгать итте башлык. – Акчаларны соңга калмыйча җыеп тапшырасы иде. Минем беркемгә дә штраф салып йөрисем килми. Юллар ясалып беткәч, күлләрне чистартырга тотынырбыз. Башкарылган эшләр күренеп тора. Эшемнән чыксам да, мин сезнең белән яшисе кеше, бу авылдан беркая да чыгып китмим. Шуңа күрә барысын да намус белән башкарырга тырышам. Җыелышка актив булып килгәнегез өчен зур рәхмәт, исән-сау булыгыз!
Быел тупланачак үзсалым суммасына, шулай ук, юл салу һәм авылның дүрт урынына янгын гидрантлары урнаштыру максат итеп куелган. Биредә халык та кемнеңдер килеп алар өчен нидер эшләгәнен көтеп ятмый, Канакова һәм Олы урамда яшәүчеләр үзара сөйләшеп, акча җыеп һәм ике мәчетнең дә матди ярдәмен кушып (90 яшьлек Сания әби 100 мең сум биргән булган мәчеткә), 300 метрга якын юл салдырганнар. Бу җирлектә мөгезле эре терлек асраучы хуҗалыклар да күп. Шулай да сөтнең түбән бәядән җыелуы, сыер асрарга теләүчеләрнең кулына суга, чөнки ит сату күпкә отышлырак. Мулла Иле, әлегә шөкер, тотрыклы авыллар рәтендә. Мәктәбендә 35 укучы белем ала, балалар бакчасында 14 сабый тәрбияләнә. 

Материалны тулысы белән газетадан укырга мөмкин (№ 14).

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев