Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЗПКБ волонтерлары "Ярдәм янәшә!" хәйрия акциясендә катнашты

Яшел Үзән районында «Ярдәм янәшә!» республика хәйрия акциясе кысаларында азык-төлек җыелмалары тарату дәвам итә.

Яшел Үзән проект-конструкторлык бюросы генераль директоры Евгений Жирков инициативасы буенча аларны өләшүгә предприятие волонтерлары кушылды.

-Без җитәкчебезне шунда ук хупладык, ул безгә волонтерлык эшендә катнашырга тәкъдим итте. Евгений Николаевич транспорт бирде һәм без ике көн эчендә 57 азык-төлек җыелмасы тараттык. Кешеләрнең реакциясе шулкадәр уңай, хәтта кайберәүләр шатлыктан еладылар һәм чиксез рәхмәт әйттеләр, - ди волонтер Анастасия Дуньшакова.

Июньдә волонтерлар азык-төлек җыелмаларының чираттагы партиясен көтә, аны шулай ук, социаль ярдәмгә мохтаҗларга таратачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X