Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зөлфия ханым Ганиуллинаның кызлары, ни өчен бүгенге көндә дус-тату түгел

Сыңар канат белән 5 кыз бала тәрбияләп үстергән Зөлфия ханым Ганиуллинаның кызлары, кызганыч, бүгенге көндә дус-тату түгел, барысы бергә аралашмыйлар

«Дөресен әйтәм, бүгенге көндә икесе белән элемтәдә түгел. Белмим, арабыздан ниндидер кара мәче узды. Мин үземне гаепле хис итмим, минем анда гаебем дә юк. Бүгенге көндә без – Резедә, Люция – бик якын аралашабыз. Бер-беребез өчен таулар күчерергә әзер. Бу – бишебез белән дә шулай иде. Ләкин менә ике төпчек кызыбыз башкача уйлый башлады. Алар бервакыт бөтен кешедән дә «бикләнделәр». Бездән генә түгел, күп кешеләр белән аралашмый башладылар. Илсөя Аиша тәхәллүсе белән яшьләр арасында шактый популяр иде. Ул социаль челтәрдәге барлык сәхифәләрен алып атты, радиолардан җырларын алдырып бетерде. Киләчәктә дуслашырбыз дип уйлыйм. Бернинди кичереп булмаслык начарлыклар булмады.

Мин алар белән элемтәгә кереп карадым. Узган ел әнигә 70 яшь булды. Әни мөстәкыйль булмагач, чиратлап карыйбыз. Аңа ярдәм кирәк, ул – ярдәмгә мохтаҗ кеше. «Әйдәгез, әни хакына очрашыйк, әнинең юбилеен матур итеп, бөтен туганнарны җыеп үткәрик», – дидем. Әнинең дә бит инде барлы-юклы гомере… Мин аны зур вакыйгага саныйм. Шул юбилейга да җыелышырга баш тарттылар. Өйдә әнинең бертуганнары һәм өч кызы җыелып, матур итеп утырып алдык. Ул кызлар әни белән элемтәдә. Әмма әни бу хәлне авыр кичерә, без аңа күп әйберне әйтеп бетермәскә тырышабыз. Ул безнең күпме вакыт аралашмаганны күрә. Аның эче поша, чөнки заманында «сез бер йодрык, онытмагыз шуны, биш кыз – биш бармак» дип әйтә иде. Әмма әлегә менә шундый чор», – дип сөйләде җырчы.

Чыганак:Татар Эстрада

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев