Үзләре теләмәсә, суд карары эшләтә
Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы Яшел Үзәндә су объектларының сакланышы буенча тикшерү уздырды. Сәбәбе «Яшел Үзән водоканалы»ның юынтык суларны түгүе.
Эш шунда ки, водоканал юынтык суларны Куйбышев сусаклагычына тиешенчә чистартмыйча түгә икән. Моны тикшерү раслаган. Шул уңайдан табигать сагындагы прокурор аларның эшен судка биргән. Ә суд карары катгый: юынтык сулар чистартылырга һәм нормативка туры китереп түгелергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев