Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзәккә үтә вак чебен. Аннан ничек котылырга?

Аш-су бүлмәсендәге вак чебен гөлдән чыгарга һәм җиләк-җимеш чебеннәре дрозофиллар булырга мөмкин.

Беренчесе турында сүз барганда бүлмә гөлләренә аерым игътибар биреп, чүлмәкләрен карарга, туфрагын алыштырырга һәм су сибүне нормада тотарга кирәк.
Инде икенчесе турында сүз бара икән, монда җитезлек һәм сабырлык кирәк. Җиләк-җимеш чебеннәрен өйгә бакча уңышы белән, яисә базарда сатып алган яшелчәләр белән алып кайтырга мөмкин. Алар ирек ле төстә, ничәнче катта яшәвегезгә карамастан, москит сеткалары аша да керә ала. Ә инде бер өйгә кергән чебенне тиз генә юк итәм димә. Аеруча алар көзгә кереп барганда күбәя.

  • Иң беренче эш итеп, генераль җыештыру үткәрегез, барлык азык-төлек запасын карагыз. Кайда киселгән алма, бозыла башлаган җиләк-җимеш ята, тикшерегез. Нәкъ менә алар чебеннәр таралуга нигез булып тора да инде.
  • Әлеге бөҗәкләр кеше өчен куркыныч түгел, инфекция дә таратмыйлар, тешләмиләр дә. Әмма яшен тизлегендә тиз таралалар.
  • Бөҗәкнең йомыркалары һәм личинкалары бозыла башлаган җиләк-җимештә яши, шуңа да андый азыкны өйдә тотмагыз.
  • Тагын килеп чыкмасын дисәгез, азык-төлекне даими контрольдә тотыгыз, вакытында раковинаны юыгыз һәм савыт-саба юа, өстәл сөртә торган губка-чүпрәкләрне алыштырып торыгыз.
  • Аларга капкын ясарга була: банкага алма серкәсенә берничә тамчы сабын салып куегыз, яисә шешә төбендә калган кызыл шәраб ярдәмгә килер.
  • Шулай ук банкага берничә банан кисәкләре салып, тишекле пластик капкач белән ябыгыз.
  • Яисә теләсә нинди баллы сыек лык салынган кәстрүлне пленка белән каплап, тишкәләгез. Корткычлар үзләре үк капкынга эләгәчәк.
  • Инде берничек тә, үзәккә үткән вак чебенне җиңә алмасагыз, кибеттә сатылучы төрле репеллентлар-сиптергечләр ярдәмгә килер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев