Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзәк сайлау комиссиясе Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирүгә әзерлекне яңартты

Сайлаучылар яңадан товарлар кайтаруга, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә, шулай ук сайлау комиссияләре әгъзаларына хезмәткә өстәмә түләү буенча бюджет йөкләмәләрен кабул итә ала.

Россиядә Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча гомумроссия тавыш бирүне үткәрүгә әзерлек яңартылачак. Тиешле карарны РФ Үзәк сайлау комиссиясе бастырды. Карар "РФ Конституциясенә үзгәрешләрне хуплау мәсьәләсе буенча гомумроссия тавыш бирүен әзерләү һәм уздыру гамәлләрен яңадан торгызуга әзерлек чараларын тәэмин итү максатларында" кабул ителә, диелә Үзәк сайлау комиссиясе сайтындагы хәбәрдә.

Документ нигезендә, сайлау комиссияләре яңадан товарлар кайтару, эшләр башкару, хезмәтләр күрсәтү, шулай ук сайлау комиссияләре әгъзаларына хезмәткә өстәмә түләү буенча бюджет йөкләмәләрен кабул итә ала. Шулай ук Тышкы эшләр министрлыгы һәм РФ Оборона министрлыгы Россия территориясеннән читтә урнашкан участок сайлау комиссияләрен финанслауны яңартачак. Илнең Төп законына төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирүе 22 апрельгә билгеләнгән иде, әмма аны коронавирус пандемиясе аркасында соңрак вакытка күчерделәр.

Элегрәк "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, тавыш бирүнең фаразланган яңа датасы - 24 июнь.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев