Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзәк сайлау комиссиясе Конституция буенча РФнең кайбер төбәкләрендә электрон тавыш бирү әзерли

Система кешеләрне коронавирустан саклап калырга һәм тавыш бирү процессына максималь санда катнашучыларны җәлеп итәргә мөмкинлек бирәчәк.

РФ Үзәк сайлау комиссиясе илебез Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирү вакытында Россиядә дистанцион электрон тавыш бирү системасын сынап карый. Бу хакта РФ Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы Элла Памфилова хәбәр итте, дип җиткерә Sputnik радиосы.

"Сүз, элек кулланылган "Мәскәү" технологиясе нигезендә, әлегә өч-дүрт регион турында гына барырга мөмкин. Мондый инициативаны регион үзе күрсәтергә тиеш, Үзәк сайлау комиссиясендә "яклап", үзенең әзерлеген һәм барлык таләпләрне үтәргә сәләтен күрсәтергә тиеш ", - диде Памфилова.

Аның сүзләренчә, дистанцион тавыш бирү системасы күп кенә уңай якларга ия. Ул кешеләрне вирусларны йоктырудан саклап калырга һәм тавыш бирү процессына максималь санда катнашучыларны, шул исәптән, традицион рәвештә сайлау участокларына аз күләмдә килүләре белән аерылып торучы яшьләрне җәлеп итәргә мөмкинлек бирә.

Бер үк вакытта, сайлау комиссияләре хезмәткәрләренең сайлау документациясен эшкәртү тизлеген һәм төгәллеген арттыру, ниһаять, тавыш бирүнең электрон форматы тавыш бирүне оештыруга чыгымнарны шактый саклап калырга мөмкинлек бирә.

РФ президенты Владимир Путин кичә Россиядә дистанцион тавыш бирүне уздырырга рөхсәт бирә торган төзәтмәләр турындагы канунга кул куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X