Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зинира Рамазанова Ризатны ни өчен «килмешәк» дип чит күрүен сөйләгән

Ризат Рамазанов белән танышыйк. Саба районы Алан-Елга авылы егете. Мәктәптә укыганда малай аягын сындырып 3 ел урын өстендә ята. Өр-яңадан йөрергә өйрәнә ул.

Ризат урта мәктәпне тәмамлагач мәдәният һәм сәнгать университетының театр бүлегенә имтихан тапшыра. Әмма ярты елдан соң уку дәрте сүрелә. Кызык түгел! Җырлыйсы, шаярасы килә! Җитмәсә, һәрвакыт дәрескә соңара да, укытучыдан шелтә ишетә. Әти-әнисеннән ярдәм сорамыйча, үз көнен үзе күрер­гә тырышкан егет «Мега» сәүдә үзәгендә дә эшли. Мәгәр бер фәнне «5»легә тапшырса, югары стипендия аласы, ләкин укытучы 15 минутка соңаруларны «кичерми», «4»ле чыгара. Яңа ел алды… Кәеф юк… Шунда әнисе киңәш бирә: «Улым, бүтән факультетка күч!»
 – Ул 2 нче курста безнең төркемгә кушылды, – ди Зинира. – Беренче мәлләрдә без аны чит күрдек. Килмешәк, янәсе. Дәресләргә өлгерми. Илсөя Бәдретдинова белән гастрольләрдә йөри. Ә без – студентларга бергә кабатларга кирәк. Ризат исә юк!
 – Без дуслар гына идек. Ризат белән аралашуы рәхәт иде. Гадәттә бит егет белән кыз бер-берсенә гашыйк булгач, икәүдән-икәү очраша. Ә безнең киресенчә иде. Ризат мине авылга – әниләренә кунакка алып кайтты. Мәхәббәт турында ләм-мим. Аның әнисе мине ошаткан. Мин дә аны үз иттем. Аерылганда икебез дә еладык. Күңелем тулды шул. Бу гаилә белән тагын күрешәмме, юкмы әле, дим.
Студент тормышы тәмам. Диплом тапшырганда Зинираның әти-әнисе дә Казанга килә. Дусларга саубуллашырга вакыт. Сукмаклар икегә тармаклана. Зинира туган ягына китә, ә Ризат Казанда төпләнә: ул бәләкәй генә куышка тиенгән. «Бөтенләйгә китә», – дигән уй егетнең күңел дөньясын актарып ташлый. Бөтенләйгә! Алар нибары ике генә ай бергә йөрделәр, алар дуслар гына, ә нигә алайса тамакка төер тыгыла?!
 – Ярар, сау бул, бәхетле бул, дип кенә әйттем, – ди Ризат. – Ул көнне мин Илдар исемле танышым белән Чаллыда туй мәҗлесе уздырырга тиеш идем, ә Зиниралар Башкортостанга шушы шәһәр аша үтә. Ягулык станциясендә ике машина туктадык. Төштек. Бер-беребезгә карагач, тагын күз яшьләнде инде.
 Нәрсә соң бу? Ник дусларның аерылышуы газапка әйләнә? Чөнки эчтә ярату була! Ул әлегә сиздерми, тирән, бик тирән яшеренә. Зинира ахыр чиктә әниләренә: «Мин Казанга кире китәм, Ризатның тулай торактагы бүлмәсендә торып карыйм, без бер-беребезгә пар микән, шунда беленер», – дигәч, әтисе катгый итеп: «Икесенең берсе – йә никах укытасыз, йә бергә яшәмисез», – ди. Ризат та өйдәгеләргә кызның ниятен белдергәч, әнисе биш куллап ризалаша. Сентябрь аена туй көнен дә билгелиләр. Әлбәттә, кыз Алан-Елгага курку белән кайта. Ризат аның кешесе микән? Аныкымы? Егет: «Зинира, син мине яратасыңмы соң?» – дигәч, ул сорауга сорау белән: «Ә син?» – ди. Инде артка чигенергә ярамый, кунаклар җыелган. Егет кәләшен: «И балакаем», – дип кочаклап ала.
 Бүген Рамазановлар мондый сораулар белән бер-берсенә шиген белдерми. Расланасы расланган: әнә сөю чәчәге – кызлары Айгизә тиздән 4 яшен тутыра.

Нәбирә Бикчура.
Сәхнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татарская эстрада