Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зилә Вәлиева: Татарстанда төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең ничек оешкан төстә баруын күрәбез

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе сайлау участогында тавыш бирде.

Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева бүген Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирде. Казанның 18 нче мәктәбендә урнашкан 56 нчы сайлау участогында журналистлар белән әңгәмә вакытында ул "республикада тавыш бирүнең бердәм баруын" искәртте.

Вәлиева фикеренчә, Төп законга төзәтмәләр буенча бөтен халыкның тавыш бирүе - тарихи вакыйга.

"Безнең барыбызның да мөмкинлекләре, үз позициябезне белдерү хокукы бар. Моңа кадәр җитди фикер алышулар булды, без эш төркеме әгъзалары белән очраштык. Һәм бүген, соңгы көндә, без республикада тавыш бирүнең ничек дус-тату баруын күрәбез”, - диде ул.

ТР Иҗтимагый палатасы рәисе коронавирус таралу чорында сайлау участокларында имин тавыш бирү өчен бөтен шартлар тудырылган, "барысы да алтын стандартка туры килә", дип ассызыклады.

"Вәзгыять үзенчәлекле һәм беренче чиратта куркынычсыз шартлар булдыру мөһим иде. Тәкъдим ителгән төзәтмәләр белән танышу, үз мөнәсәбәтеңне булдыру өчен, халыкның вакыты җитәрлек булды. Шуңа күрә, тавыш бирүне оештыручылар өчен иң мөһиме - йоктыру очракларын булдырмас өчен әзерләнү зарурлыгы иде. Хәзер без республикада барлык шартлар да тудырылган дип әйтә алабыз, - дип билгеләде журналистларның әңгәмәдәше.

Вәлиева, Иҗтимагый палата бөтен республика буенча тавыш бирүнең ничек узуын күзәтә, дип өстәде.

"Без гражданнарыбызның нинди кәеф һәм ышаныч белән тавыш бирүләре турында мәгълүматлар алабыз. Хәзер эш нәтиҗәдә генә. Кешеләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән социаль тотрыклылыкны гарантияләүче Төп законга төзәтмәләр кабул ителергә тиеш, дип уйлыйм", - дип дәвам итте ул.

Аның сүзләренчә, тавыш бирү күзәтүчеләр контролендә, һәм бу әлеге процедураның объективлыгын, үтә күренмәлелеген һәм легитимлыгын гарантияли.

"Күзәтүләр эшли дип әйтә алам, чөнки провокациягә көйләнгән кешеләр махсус килгән очраклар да булды, сайлау комиссиясенә авырлыклар тудырдылар. Күзәтүче вакытында видеокамераны кабызганга күрә, Россия Үзәк сайлау комиссиясе вәзгыятькә ачыклык кертте", - дип йомгаклады Вәлиева.

Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча гомумроссия тавыш бирү бөтен ил буйлап 25 июньнән 1 июльгә кадәр уздырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев