Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зилә Вәлиева: РФ Конституциясенә социаль төзәтмәләр гаиләләрнең иминлегендә чагылыш табачак

Россиянең Төп законына кертелә торган, балаларны тәрбияләү турындагы төзәтмәләр, ятимнәрне кайгыртуда дәүләтнең ролен ныгытачак һәм тәрбиягә алу практикасын хуплаячак.

РФ Конституциясенә социаль юнәлешле төзәтмәләр Россиядә гаилә үсешенә уңай йогынты ясаячак һәм илдә гаилә тәрбиясенең өстенлеген ныгытачак. Мондый фикерне “Татар-информ” МА ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева белдерде.

"Барлык маддәләр, без әйткәнчә, шартлы социаль төзәтмәләр пакеты, ул бөтенләе белән, диярлек, гаиләгә ярдәм итүгә эшли. Минемчә, кабул ителгәндә, булышлык күрсәткәндә, барлык төзәтмәләр гаиләнең иминлегенә йогынты ясарга тиеш», - диде ул.

Шулай итеп, РФ Конституциясенә төзәтмәләр, илдә гаилә тәрбиясе өстенлеген ныгытачак. Тәрбиясез калган балаларга карата ата-аналар бурычларын дәүләт үз өстенә алачак.

Ул билгеләп үткәнчә, бер яктан, дәүләт учреждениеләре челтәре турында сүз бара, ләкин шул ук вакытта, илдә тәрбиягә бала алу практикасы да артты.

"Дәүләт ятим балаларның проблемаларыннан арына алмый, әмма ул үз гражданнарын, шулай ук, алардан читләшмәскә өнди", - диде Зилә Вәлиева.

Төзәтмә гражданнарның гомуми иминлегенә һәм җаваплылыгына эшләячәк, дип ышана ТР Иҗтимагый палатасы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев