Журналист гомере өчен 2 миллион сум
Массакүләм мәгълүмат чаралары (СМИ) турында законга үзгәрешләр кертеләчәк.
Ул кайнар нокталарда эшләүче журналистларга кагыла.
Прокурорның өлкән ярдәмчесе Максим Мөхәммәдиев аңлатуынча, төзәтмә 2019 елда кертелергә тиеш һәм кайнар нокталарда эшләүче журналистлар гомере 2 миллион сум дәрәҗәсендә бәяләнәчәк, ягъни куркыныч урыннарда эшләүчеләргә гарантияләр билгеләнә.
Журналист белән язма килешү төзелә. Әгәр дә журналист хезмәткә яраклылыгын 90 проценттан кимрәк дәрәҗәдә югалтса, редакция аңа һәр 10 процент өчен 100 мең сум түли, 90 проценттан күбрәк булганда 1 миллион сумнан ким булмаска тиеш. Шулай ук ашыгыч медицина ярдәме һәм Россиягә кайтару чыгымнарын да түләргә тиеш булачак – һәр маддә буенча 1 миллион сумнан артмаган суммада.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев