Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

«Әзер бул! ЮК, диген!” девизы астында сәламәтлек көне

Яшел Үзән муниципаль районында «Россия балалары-2021» ведомствоара оператив-профилактик операция башланды.

Әлеге профилактик операциянең төп максаты - балигъ булмаганнар арасында наркомания таралуны кисәтү, аларны җинаятьчел эшчәнлеккә җәлеп итү фактларын ачыклау, шулай ук наркотиклар куллануның нәтиҗәләре һәм аларның законсыз әйләнешендә катнашу өчен җаваплылык турында халыкның хәбәрдарлыгын арттыру.

7 апрель көнне "Мирный" бизнес үзәге янында операция кысаларында Россия Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча бүлеге хезмәткәрләре А.С.Пушкин исемендәге 9 нчы лицей укучылары белән берлектә "Сәламәтлек көне" акциясе оештырды.

Чара барышында лицеистлар үтеп баручыларга наркотикларның зарары турында белешмә тараттылар, сәламәт яшәү рәвешенең өстенлекләре турында сөйләделәр, балаларга һава шарлары тапшырдылар. Бу болытлы көндә ачык яшел шарлар шәһәр халкына күңелле, уңай хис-кичерешләр бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев