Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзебезнекеләр өчен түлибез!

Безнең балаларыбыз атнага 5 көн балалар бакчасына йөри. Анда җылы һәм уңайлы, профессионал педагоглар һәм тәрбиячеләр карый, аларны тәмле ашаталар һәм тәрбия бирә. Ни өчен мин моны искә төшердем әле? Чөнки 2015 елның 1 нче гыйнварыннан балалар бакчасы өчен ата-аналар түләве артачак. Һәм бик күп сораулар туган өчен. Түләү, бу...

Безнең балаларыбыз атнага 5 көн балалар бакчасына йөри. Анда җылы һәм уңайлы, профессионал педагоглар һәм тәрбиячеләр карый, аларны тәмле ашаталар һәм тәрбия бирә.

Ни өчен мин моны искә төшердем әле? Чөнки 2015 елның 1 нче гыйнварыннан балалар бакчасы өчен ата-аналар түләве артачак. Һәм бик күп сораулар туган өчен.
Түләү, бу ел белән чагыштыр­ганда, күпкә артмаса да (уртача 12%), ата-аналарның каршылыкларын аңларга була. Бу арту нәрсә белән бәйле? Беренчедән, Федераль законы буенча баланы караган өчен чыгымнырның өч төркемен тикшереп карыйк.
- Белем бирү хезмәтләре өчен финанс чыгымнар (педагогларның, тәрбиячеләрнең хезмәт хакы, уенчыклар, укыту-методик әсбаблар белән тәэмин итү) - бу чыгымнарны республика бюджеты күтәрә.
- Коммуналь чыгымнар - муниципаль бюджет җилкәсендә.
- Балаларны караган өчен чыгымнар - ата-аналар түләгән акча (балаларны тукландыру, хуҗалык-көнкүреш, медицина хезмәтләре, медикаментлар өчен чыгымнар, тәрбияче ярдәмчесе, ашарга әзерләү блогы һәм техник персонал өчен хезмәт хакы фонды чыгымнары).
Шулай итеп, бала карау чыгымнарының 70% дәүләт үз өстенә ала. Ә ата-аналар түләве 30% гына тәшкил итә. Моңа өстәп, бер гаилә әгъзасына туры килә торган керем 20 мең сумнан кимрәк булса, ата-аналар өчен компенсация түләнә. Шулай ук, инвалид балалар, туберкулез интоксикацияле балалар, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм булган балалар - түләүсез йөри!
Түләүләрнең 12% ка артуы соравына килгәндә (уртача 280-300 сум), туклану ашамлыкларына бәяләрнең 12%ка гына артмавын онытмаска кирәк. Димәк, арту, минемчә, аңлаешлы - балаларның туклануында сак тотасыбыз килми!
Гиппократ әйтүенчә: «Кеше нигезен дөрес туклану тәшкил итә!» Аның белән килешмичә булмый.
Илсөя ЗАВИЛЕЙСКАЯ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев