Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзең бара алмасаң - өеңә киләләр

Әле сайлау участогына барырга җитешмәгән райондашларыбыз Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кертү өчен тавыш бирүнең төп көнендә, нәкъ менә бүген бара.

Ә инде төрле сәбәпләр аркасында сайлау участогына бара алмаучылар төшенкелеккә бирелмәсен. Мәсәлән, Норлат авылында яшәүче Рафаэль абый Мәксутов янына сайлау комиссиясе әгъзалары үзләре килде.

- Халык турында уйлыйлар икән әле, шунысы куандыра, - дип сөйли Рафаэль абый. - Битлек, перчатка һәм ручка бүләк иттеләр. Үзләре дә медицина хезмәткәрләре кебек киенгән, барлык саклану чаралары күрелә.

Чынлап та, бүгенге көндә иң әвәл зәхмәт авырудан саклану чарасын күрү мөһим. Һәм сайлау комиссияләрендә дә моның шулай булуын аңлыйлар. Барлык таләпләрне дә үтәп эш итәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев