Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үзбәкстан Президентын Яшел Үзәндә дә сайладылар

14 октябрьдә Үзбәкстанда республика президентының чираттагы сайлауларында вакытыннан алда тавыш бирү башланды.

Тавыш бирү Яшел Үзәндә дә узды, анда безнең территориядә яшәүче Үзбәкстан гражданнарының тавыш бирү участоклары формалаштырылды.

- Татарстан территориясендә Үзбәкстан Президентын сайларга мөмкинлек биргән өчен Яшел Үзән шәһәре җитәкчелегенә зур рәхмәтемне белдерәсем килә, - ди Сардорбәк Раджапов. – Без Яшел Үзәндә кафеда эшлибез һәм Үзбәкстанга барыбызга да бергә чыгып китү мөмкинлеге юк. Әмма без үз тавышыбызны бирергә һәм республикабыз өчен шундый мөһим мәсьәләдә катнашырга телибез.

Яшел Үзән районында өч сайлау участогы оештырылды. Әлбәттә, Яшел Үзән шәһәрендә, теләк белдерүчеләр, Горький исемендәге мәдәният сарае бинасында тавыш бирде, шулай ук районның иң зур җирлекләрендә - Осиново һәм Васильево бистәләрендә дә мондый мөмкинлек булдырылды.

Тавыш биргәнче, һәр сайлаучы тагын бер тапкыр Үзбәкстан президентлыгына биш кандидатның һәрберсенең биографиясе һәм сайлау алды программасының төп юнәлешләре белән таныша алды. Барлык кирәкле мәгълүмат стендларда, ике телдә - үзбәк һәм рус телләрендә тәкъдим ителде.

- Тавыш бирергә теләүчеләр җитәрлек булды, - дип шәрехли Татарстан халыклары ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе Ольга Купаросова. - Сайлаулар барлык эпидемиологик нормаларны үтәп узды. Шәһәрдә тавыш бирүдә 50дән артык кеше катнашты. Үзбәкстан Республикасы президентын сайлауның төп көне 2021 елның 24 октябренә билгеләнгән. Президентны биш елга сайлаячаклар. Вазифага илдә теркәлгән сәяси партияләр тәкъдим иткән биш кандидат дәгъва кыла. Алар арасында республиканың хәзерге башлыгы Шәүкәт Мирзиёев, шулай ук Алишер Кадыйров, Нарзулло Обломурадов, Бахром Абдухалимов һәм Максуда Варисова да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев