Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Заводта иҗади, талантлы яшьләр эшли

«А.М. Горький исемендәге Яшел Үзән заводы» акционерлык җәмгыятенең яшьләр оешмасы командасы Казан Пирамидасында узган «Безнең заман» телевизион фестивале призеры булды.

Республикада  эшләүче яшьләрнең бу фес­тивале ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәмендә 2013 елдан бирле эшли.  Быел ул сентябрьдә башланды. Сайлап алу турлары Яр Чаллыда,  Зәйдә, Казан һәм  Түбән Камада  булды. Безнең команда 6 номер күрсәтте һәм шуларның дүртесе суперфиналга чыкты.
Фестивальдә Татарстанның барлыгы 170 оешма һәм предприятиесе катнашты.
Гала-концертны ачу тантанасында  ТР Дәүләт Советы рәисе  Фәрит Мөхәммәтшин  фестиваль  яшьләрнең иҗади мөмкинлеген ачарга булыша, үзенең хезмәт  коллективына карата  патриотизм  хисләре тәрбияли, дип ассызыклады.  
– Без яшьләр белән эшләүнең яңа формаларын эзлибез, монда  студентлар отряды, волонтерлар хәрәкәте керә. Сәләтсезләр хәтердән төшеп калсын, максатчан яшьләргә  төрле грантлар белән ярдәм итәбез. Яшьләр үз эшләрендә яхшы хезмәт итә, ә  вакытлары булганда иҗади идеяләрен тормышка ашыра.
Фестиваль нәтиҗәләре буенча заводның һәвәскәр артистлары  «Хореография»  номинациясендә – икенче, «Музыка» номинациясендә (ансамбль)  өченче урынга лаек  булды. Шулай ук «Хореография» (ансамбль)  һәм «Минута славы» номинацияләрендә махсус призларга лаек булды.
Фестиваль үсешенә өлеш кертүе өчен  завод­ның яшьләр оешмасы лидеры  Дмитрий Анисимов ТР профсоюзлары федерациясе  дипломы белән бүләкләнде.

Фото  завод сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев