Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Завод «Грачонок»ның унынчысын төзи

24 апрельдә «А.М.Горький исемендәге завод» Акционерлык җәмгыятендә 21980 проектындагы махсус билгеләнештәге катерлар сериясеннән унынчысына нигез салу тантанасы булды.

Әлеге вакыйгада ТР Сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Илдар Мингалиев, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Дмитрий Сапожников, «Ак Барс» Холдинг компаниясе» АҖ генераль директоры Иван Егоров, Горький исемендәге заводның генераль директоры вазифасын башкаручы Вячеслав Подоксик, проектант һәм контрагент оешмалары вәкилләре, завод хезмәткәрләре һәм ветераннары катнашты. 
21980 проектындагы махсус билгеләнештәге  катерлар  предприятиедә 2008 елдан бирле төзелә.  Бүгенге көндә завод дәүләт заказчысына шушы проектта тугыз берәмлек тапшырган инде. 
Башкаручы мәгълүматлары буенча, әлеге катерлар Россия Федерациясе Хәрби-Диңгез Флоты базаларының су районнарын саклау өчен каралган. Аларның заманча җиһазланышы катлаулы бурычларны үтәргә мөмкинлек бирә. 
– Завод хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы җитәкчелеге һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы  исеменнән шушы мөһим вакыйга белән  котлыйм, – диде министр урынбасары Илдар Мингалиев. – Мин шушы проекттагы беренче катерга нигез салу көнен дә яхшы хәтерлим. Менә хәзер шуның – унынчысы.  Сез дәүләт куйган мөһим бурычны намус белән үтисез. Заводның исеме алтын хәрефләр белән Россия флоты тарихына язылган. Барыгызга да уңышлар, ныклы сәламәтлек телим!
– Бездә бүген зур бәйрәм, – диде тантанада генераль директор вазифасын башкаручы Вячеслав Подоксик. – Корабларга нигез салу да, аларны суга төшерү дә безнең өчен зур вакыйгага әйләнә. Без хезмәт җимешебезне күреп шатланабыз һәм горурланабыз. Бу уникаль катер үзенең ышанычлы булуын исбатлады.  Заказчыларга, проектны төзүчеләргә рәхмәтебезне белдерәбез. 
Тантаналы чараның мәртәбәле кунакларына әлеге катерның корпусына истәлекле такта беркетү хокукы бирелде. 
Традиция буенча,  тантана кысасында Россия Флоты  өчен кораб­лар төзүгә зур өлеш керткән завод хезмәткәрләрен бүләкләүләр дә булды. 
Бер гасырдан артык тарихлы Горький исемендәге завод бүгенге көндә дәүләт заказын намус белән үтәп, Россия Хәрби-Диңгез флотын яңадан-яңа кораблар белән баета, ил оборонасын ныгыта. Әлеге сериядәге махсус билгеләнештәге катерларга сорау аеруча зур, шуңа алга таба  да аңа  заказлар күп булыр дигән ышаныч бар. Ә алар күбрәк булган саен, заводка да яхшы, шәһәргә һәм илгә дә тыныч.            
 

Илсөя Завилейская фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев