Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәзасы – эш

Гаиләдә ызгышлар күп вакыт эчкечелектән чыга.  Салмыш кеше һәр нәрсәдән гаеп эзли башлый. Кайберәүләре, хәтта үз аналарын да кызганмый. Менә шулай  40 яшьлек ир 70 яшьлек әнисенә дәгъва белдергән.

Прокурор ярдәмчесе Рифат Сафиуллин сөйләвенчә, дәгъва дип тә әйтеп булмый. Әнисен ул балачакта үзенә карата игътибарның аз бирелүен исенә төшергән булып, гаепләп, кулына таба күтәреп,  «үтерәм», дип куркыткан. Алай гына да түгел таба белән башына да  суккан. Көче җиткән имеш.  
Шундый «мәрхәмәтле» һәм «игътибарлы» бала тәрбияләгән анага хокук сакчыларына мөрәҗәгать итәргә генә калган. Үтерер, дип курыккан. Һәм улының эше судка кадәр барып җиткән. 
Гаепләнүче үз гаебен таныса да, суд аңа 320 сәгатьлек мәҗбүри эш билгеләгән.    

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев