Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Зарланып алыйм әле, кызлар

Ирем дөрес туклануга күчте

Зар да түгел инде үзе, тик бер эч бушату. Язып куйдым да «эч бушату» дип, әллә ничек яңгырый икән бу, шуңа «күңел бушату» булсын, яме...

Илнур белән танышканда, ул җитмеш сигез килограмм авырлыкта иде. Бик яхшы беләм, чөнки үлчәнгәнебез булды кызык өчен. Буе йөз сиксән сантиметрдан артык бераз. Озын буйлы, төз егеткә гашыйк булдым, вобщем. 28 яшендә бер дә артык мае юк иде. бер елдан өйләнештек һәм әкренләп «җәелә» башладык. 32 яшендә инде ул туксан, ә тагын ике елдан йөз килограмм авырлык җыйды.


Бергә яши башлагач, беренче елларда җәй саен отпуск вакытында иремнең әти-әниләренә кайта идек. Авылда ошый, ял яхшы – урманы, елгасы, дигәндәй. Бер елны, чираттагы кайтуыбызда Илнурны әнисе дә танымады.

Мин кызыбыз белән өйгә кереп киттем, ә ул урамда күрше абый белән сөйләшеп калды. Каенанам тәрәзәгә карады да: «Динә, Илнур кая калды әле?» – ди. Мин әйтәм, әнә Ислам абый белән сөйләшеп тора, дим. Ә әни: «Әсс­тәгъфирулла, танымадым да, мин аны авыл башлыгы дип торам!» – ди.


Аннары, машина сатып алгач, тагын да тизрәк тазара башлады. Җәяү йөрүдән туктады, ашарга күп, ит, йомырка, сөт ризыклары икебез ягыннан да авылдан килеп тора. кыздырылган ит, бәрәңге, кәтлит, пилмән – Илнурның яраткан ризыклары. Бер утыруда алты-җиде кәтлитне бәреп куя. Яшермим, мин дә бераз арттым анысы, тик ашаудан түгел, ә яшь барганнандыр, мөгаен. Җәяү йөрү юк, гел машинада.


Җомга саен эштән соң Илнурларның гадәт: дуслары белән йә сыра эчәләр, йә гаражда җыелалар. Андый ял итүләр дә берничә кг өстәми калмый инде ул. шулай итеп, утыз сигез яшендә ирем йөз егерме килограммга җитте. Кыяфәте өлгергән карбыз кебек булды.
Бергә йокламый да башладык. Кичкене ашаганнан соң кереп диванга утыра да, телевизор каршында шунда йоклап та китә. Ә ял көннәрендә гаражда ял иткәннән соң башы авырта. Яратышу бетте.

 

Аңа алмашка үземә хобби таптым. Социаль челтәрләрнең берсендә кулинария төркеменә язылдым да, ошап китте шул шөгыль. Рецептлар буа буарлык, җаның ни тели, пешер дә аша. Башка шатлык алыр җир булмагач, ашарга кала инде. Кызып китеп, үзем дә рецептлар уйлап чыгара башладым. Хәтта миңа язылучылар күбәйде, тиздән үз төркемемне булдырырмын дип торам. Хәзер һәр ялны түземсезлек белән көтеп алам. Яңа рецепт уйлап чыгарып, шуны пешерәм дә, видео һәм фотоларын үземнең «битемә» урнаштырам. Аннары, әлбәттә инде, утырып ашыйбыз. Дөресрәге – ашый идек, хәзер туктадык.


Соңгы айларда безнең гаиләдә барысы да шома бармый. Элекке кебек түгел. Илнур танымаслык булып үзгәрде. Узган шимбәдә мин пешергән тортны чүп чиләгенә ташлады. Мин ярты көн пешердем, ә ул – чиләккә. Кабып та карамадым, кызыбызга да бер кисәк тә калдырмады. Мин, әлбәттә, тавыш куптардым. Хәзер сөйләшмибез. Бар да яхшы иде һәм менә сиңа – сәламәт яшәү рәвеше килде...

Барысын да иремнең яңа дус­ты бозды. Камил исемле. Күрдем мин аны – таяк кебек арык. Алар шәһәр мунчасында танышканнар. Илнур анда авылга кайтмый калганда чабынырга һәм сыра эчәргә йөри. Менә шунда очрашканнар. Һәм безнең әтие­безнең шуннан яңа кызыксынулары барлыкка килде. Ял көннәрендә әлеге Камил белән йә балыкта, йә чаңгыда, йә спортзалда. Кичке ашны онытты. Ризыкларын да мин әзерләгәнне ашамый. Иртән солы боткасы, әбиткә пешкән тавыкның ак ите, кич майсыз кефир һәм яшелчә-җиләк-җимеш. Барысы да тозсыз. Кызыбызга да тамчы-тамчы тамыза: колбаса, туңдырма һәм чипсы – агу. Ярымфабрикатларда чат холестерин һәм пальма мае. Һәр иртән үлчәнә һәм бил әйләнәсен үлчи. Ненормальный, башы киткән кеше төсле, чистый. Ябыгам дип котырына. Кызым әйтә, әти бер айга дүрт килога ябыкты, ди. Кыяфәтендә сизелми әлегә. Әйе инде, йөз егермедән дүрт кг алып, нәрсә сизелсен әле. Тынычландым, әлегә дулкынланмыйм. Иремнең сәламәтлеге турында кайгыртуга никадәр җитди тотынуын вакыт күрсәтер. Карарбыз.


Бер көнне иртән сөйләшмәвебез бозылды. Ул сүз башлады. Миңа да фигурам һәм сәламәтлегем турында уйларга кирәклеген җиткерде. Кич белән бергәләшеп йөгерергә тәкъдим итте, мин баш тарттым. Минем аңа терәлмәгән әле. Алтмыш килограмм тирәсендә тора авырлыгым. «Әгәр дә фигурам ошамаса, башканы эзлә, ә мин йөгерергә чыкмаячакмын, кич эштән кайткач минем эшем болай да муеннан. Ә син йөгер, нигә йөгермәскә, ябык рәхәтләнеп. Ашказаныңда язва да барлыкка килер әле, че-то бик кырыс ябыга башладың», – дидем.


Аннары эштә аның сүзләрен искә төшереп, уйлап утырдым. Ул хаклы. Ябыгырга кирәк. биг­рәк тә аңа. Еллар буе тупланган майны бетерәсе ай-һай авыр. Шуңа психлана да, юкса минем тортны чүп чиләгенә атмас иде. Нервылары чыдамый инде. Иремә ярдәм итәргә туры килер, мөгаен, өч-дүрт килога ябыгу миңа да комачауламас. Тортларның да колориясезләрен пешерергә кирәк. шундый уйлар белән Илнурга шалтыраттым:

– Ярар, чыгабыз кич йөгерер­гә...

Аның белән бер теләктә булуыма ул бик шатланды. Менә берничә көн кәефе дә башка, миңа мөнәсәбәте дә. Тату яшәүгә ни җитә! Үзем дә юләр инде, дөрес юлга баскан иреңне хуп­лама инде, ә?!


Эчен, ой, күңелен бушатучы Рамилә дип белерсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев