Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Заманым рухы – Тукай

«Театр – яктылыкка, нурга илтә...» ( Г. Тукай)

2019 ел – Театр елы! Калебең тәхвале пакь, саф һәм дөрес булуын теләп, Г.Тукайның – 133нче туу көненә тел һәм сүзнең кыйммәтенә төшенгән авыр заманыбызда район һәм шәһәр мәктәпләрендә шигырь яратучылар бәйрәме – «Заманым рухы – Тукай» дигән проект буенча әзерлегебез бара инде. Үтемле, аңлаешлы булсын өчен бергәләп акыллашабыз, планнар корабыз, уздыру тәртипләрен билгелибез. Гадәтебез буенча, 2013 елдан бирле Норлат һәм Әйшә мәктәбендә зона турлары уздырыла, монда һәр мәктәптән иң оста шигырь сөйләүчеләре һәм үз авторлыгында туган иҗади матур шигырьләрен яки чәчмә язмалары белән таныштыруга да мөмкинлек бирелә. Г.Тукайның 130 еллык юбилеена әзерлек барган чорда мәктәп коллективы «Тукай безнең йөрәкләрдә мәңгелек» дигән проектта активлыкларын күрсәтте һәм иҗади эшкә нәтиҗә буларак, һәр мәктәп альбомнар ясады, рефератлар, шигырьләр, чәчмә язмалары белән катнашты. «Тукай һәм без» дигән альманах та әзерләдек. Мәктәп коллективы, укытучылар һәм укучылар призлы урыннарга ия булды. Ул вакытта укучылар арасында беренче урынны алган, 3нче гимназиянең V сыйныф укучысы Әхмәтшин Рамазанның (укытучысы Ф.Сибгатуллина) «Теле барның – иле бар» язмасын бергәләп укысак, барыбызның да рухын уятмый калмас дип өметләнәм.
«Иң бөек тел – туган тел, анам теле. Туган телне белү мөһим һәм зарур. Чөнки бу телдә синең әби-бабаларың, туган халкың сөйләшкән һәм сөйләшә.
Ниндидер сәбәпләр белән туган җирләреннән аерылырга туры килгән, чит илләргә китеп кайта алмыйча калган кешеләр моны яхшы аңлый. Алар үз ватаннарын, телләрен, халкын сагынып моңлы, тылсымлы татар җырларын җырлый. Бу вакытта күзләреннән яшь тама. Безнең телебез, тарихыбыз шикелле үк бөек, фаҗигале һәм олы язмышлы икәнен үз телен белгәннәр генә аның моңлы аһәңен аңлый, тоемлый.
Татар телендә чиста, дөрес сөйләшкән кеше һәммәбезне сокландыра. Ә үз телен санламаучыдан сорыйсы иде: «Телсез кем соң син? Хәтерсез таш... Халыксыз, тарихсыз, язусыз, язмышсыз...
Иң мөһиме нәрсә соң? Телеңне саклап калу. Тел сак­лау – милләтне, нәселне, халыкны, Илне саклау ул!»  
Тукайның иҗади мирасын өйрәнү соңгы елларда укучыларыбызны гына түгел, халыкны һәм милләттәшләребезне дә кызыксындыра башлады. Чөнки озак еллар буена, ә 2012-2016 еллар өчен Яшел Үзән милли-мәдәни үзәге комплекслы эш планын Г.Тукайның тууына – 130 еллык юбилеена булдырып, бик күп чараларны авыл һәм шәһәр халкы арасында актив иҗади эшен оештырды. Аерым-аерым  һәрбер  балалар бакчасы, мәктәпләрдә татар балаларының ата-аналар җыелышлары системалы рәвештә уздырылса, шәһәребез буенча гомуми җыелышлар да булды. Шуңа күрә, «Яшел Үзән» газетасында, ветеран укытучы, халкыбыз арасында абруйлы, тәрбиягә кагылышлы эчтәлекле язмалары белән Республика һәм район халкына танылган шәхес, ике китап авторы – Рәйханә Зәйнуллина «Акылыңа карап озаталар» дигән язмасында: «Быел әдәби-мәдәни чараларның иң күп үткәрелгән елыдыр, районның Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге, мәгариф бүлеге җитәкчелегендә оештырылган бу бәйрәмдә катнашу – үзе бер бәхет», – дип искә алуы да бик кыйммәт тора.
Моннан тыш бик күп ачык дәресләр, сыйныфтан тыш эшләр, тәрбия сәгатьләре, инша, шигырьләр, альбомнар язылды, ясалды һәм комиссия тарафыннан призлы урын яулады.
 Безнең иҗади эшләребезнең таяну ноктасына әверелгән   Г.Тукай исеме белән балаларыбызның киләчәккә рухи тәрбиялелеген кайгыртып, бик күп матур, саф татар телендә иҗади чаралар уздыруыбызга Татарстан язучылар берлеге, Мәгариф министрлыгы һ.б. да бик рәхмәтле. Заманым рухы – Тукай! Милләтем моны аңлый.

Клара Филиппова,
Яшел Үзән муниципаль районы Г.Тукай исемендәге милли-мәдәни үзәге җитәкчесе
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев