Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Заманча Россиянең милли идеяләре турында "Волга" клубы экспертлары фикер алышачак

Эксперт клубы утырышы Татарстан Милли китапханәсе бинасында узачак һәм онлайн трансляцияләнәчәк.

Заманча Россиягә нинди милли идеяләр кирәк һәм аларны кем формалаштыра ала - традицион иҗтимагый институтлармы яки заманча интернет-җәмгыятьме? Бу сорауларга "Идел" эксперт клубында катнашучылар сишәмбе, 10 ноябрьдә җавап табарга тырышачак. Бу хакта дискуссияне оештыручылар хәбәр итә.

Утырышның бурычы - бердәм милли идея формалаштыруның яңа юнәлешләрен билгеләү. Милли республикалар һәм халыклар бердәмлеге темасына күп еллар дәвамында зур илнең төрле регионнарын берләштергән милли идея нигезләнгән. Шул ук вакытта, мөгаен, Советлар Союзы таркалганнан соң 29 ел узгач, кыйммәтләр системасы гына түгел, җәмгыять үзе дә трансформалашкан, шул исәптән интернет-технологияләр үсеше аркасында", - диелә хәбәрдә.

Утырышта «Бизнес һәм дәүләт элемтәләре буенча белгечләрнең милли лигасы» коммерцияле булмаган партнерлык президенты Марат Бәширов, РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы Александр Малькевич, ТР Иҗтимагый палатасы вәкилләре, блогерлар, җәмәгать эшлеклеләре, республика предприятиеләре җитәкчеләре, ИТ-технологияләр өлкәсендә экспертлар, социологлар катнаша.

«Идел» эксперт клубы утырышы Татарстан Милли китапханәсе бинасында узачак һәм онлайн трансляцияләнәчәк, трансляция 14:00 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев