Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Законсыз рәвештә приставлар картамнан акчаны ала. Нишләргә?

Бурыч өчен банк картасыннан акча тотып калу суд приставларының яраткан алымы.

Бу очракта банктан бары тик счетыгызны “катырулары” яки суд карары нигезендә акча алулары турында смскалар гына килә. Еш кына бу ТКХ буенча бурычлар, штрафлар, налог һәм алиментларга һ.б кагыла. Әмма акчаның ялгышлык белән алынган очраклары да була. Һәм “бурычлы” нәрсә өчен икәнен аңламый да. Бу хәлнең очына чыгу өчен, интернетта суд приставларының рәсми сайтында (fssprus.ru/iss/iP) суд производстволары мәгълүмәте базасыннан үзегез турында укыгыз. Биредә сез үзегезгә карата ачылган “эш”ләр турында белә алачаксыз. Сезгә “эленгән” бурычларга бернинди дә кагылышыгыз юкмы? Акчагызны басып калу турында карар кабул иткән судка мөрәҗәгать итеп, суд актын кире караулары турында гариза языгыз. Бу үзегезнекен кайтарырга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев