Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Законсыз җир яулаучыларга штраф салына

Законнарда үзгәрешләр һәрдаим булып тора. Шуларның берсе җир участогын үз ирегең белән яулап алуга кагыла.

Бу закон да юкка гына кабул ителмәгән, чөнки җир мәсьәләсе бик тә четерекле һәм олы бәхәсләр чыгарырга да мөмкин бит.

Яшел Үзән прокуроры ярдәмчесе Рифат Сафиуллин безгә аңлатуынча, Россия Федерациясе Кодексының 7.1нче маддәсенә ярашлы рәвештә,  җир учас­тогына тиешле хокукың булмаган килеш аны үз ирегең белән яулап алган өчен административ штраф салынырга мөмкин. Әгәр дә бу участокның кадастр бәясе билгеләнгән булса,  гражданнарга  аның 1дән алып 1,5 процентка кадәр күләмдә штраф билгеләнә ала. Әмма ул 5 мең сумнан ким булмас­ка тиеш. Вазифадагы затларга – кадастр бәясенең 1,5тән алып 2 процентка кадәр күләмендә, әмма  20 меңнән ким булмаска тиеш һәм юридик затларга 2дән алып 3 процентка кадәр салына, әмма 100 мең сумнан  ким булмаска тиеш. Әгәр дә җир участогының кадастр бәясе билгеләнмәгән икән, ул вакытта  гражданнарга – 5 меңнән алып 10 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга – 20 меңнән алып 50 мең сумга кадәр һәм юридик затларга 100 меңнән алып 200 мең сумга кадәр штраф салына.
Бу законның искәрмәсе дә бар. Юридик зат буларак теркәлмичә эшмәкәрлек эшчәнлеге алып барган затларга административ җаваплылык юридик затларга каралганча билгеләнә.
Болардан тыш җир учас­тогының бер өлеше генә  яулап алынса, ул вакытта кадастр бәясеннән чыгып билгеләнгән штраф яулап алынган җир участогы мәйданына пропорциональ рәвештә исәпләнеп салына.
Менә шулай, һәр гамәл өчен җавап тотарга туры килә. Хокук бозу ярыйсы гына кесәгә дә суга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X