Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Законда үзгәрешләр ике пенсиягә хокукны, 75 яшьтән узганнарга өстәмә түләүне һәм чиновникларга штраф салуны күздә тота

Ике пенсиягә хокук кемнәргә бирелә?

Сүз, беренче чиратта, хәрби һәм гражданлык характерындагы пенсия түләүләре турында бара. Хәрби пенсия күрсәтелгән структураларда күпмедер вакыт эшләгән эчке эшләр министрлыгы, федераль куркынычсызлык хезмәте, җәзаларны үтәтү учреждениеләре хезмәткәрләренә билгеләнергә тиеш. Шул ук вакытта мондый гражданнарның күбесе хезмәт эшчәнлеген туктатмый һәм гражданлык вазыйфаларын да башкара. Бу очракта икенче рәсми пенсияне билгеләү мөмкинлеге бар. Әмма, билгеле бер таләпләрне үтәү кирәк. Шулай итеп, пенсионерның гражданлык вазыйфасында хезмәт эшчәнлеге стажы 11 елдан да ким булмаска тиеш. Шулай ук гражданинның, пенсия түләүләрен алу өчен, билгеләнгән яшькә ирешүе зарур. Хәзерге вакытта бу хатын-кызлар өчен – 60 яшь һәм ир-атлар өчен - 65 яшь. Моннан тыш, пенсия коэффициентының кирәкле күләме дә билгеләнгән, ул кимендә 18,6 булырга тиеш.

75 яшьтән өлкәнрәкләргә өстәмә түләү

Дәүләт Думасында 75 яшьтән өлкән кешеләрнең пенсиясенә өстәп түләү буенча закон проекты чыккан.
Мондый түләү әлеге категориядәге гражданнарны социаль яклауга юнәлтелгән. Әлеге закон проектының тексты Түбән палатадагы мәгълүматлар базасында электрон рәвештә урнаштырылган инде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, элегрәк мондый проект РФ Министрлар Кабинеты тарафыннан хупланмаган булган.

Мыскыллаган өчен штраф

Дәүләт Думасы интернетта мыскыл итүне халык алдында мыскыл итүгә тиңләштерүче закон проектын хуплаган
Моннан тыш, әлеге закон проекты дәүләт хезмәткәрләре һәм чиновниклар өчен гражданнарны мыскыл иткән өчен җаваплылык билгели. Депутатлар тарафыннан мыскыл итү формаларының билгеле бер исемлеге эшләнәчәк. Шулай ук моның өчен штраф күләмен арттыру планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев