Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Заһидулла Шәфигуллин музей-йорты ачылды

Акъегет авылының күп кенә кешеләре чит шәһәрләрдә үзләренең кибетләрен ачып сәүдә итәләр, зур байлыклар туплыйлар.

Болар арасында зур байлык­ка ия булган миллионер сәүдәгәр Заһидулла Шәфигуллин һәм Ишмәмәтов Закирлар аерылып торалар. Иркутскида кибет ачып җибәрә, мехлар сата. 1860нчы еллар азагында аның инде Читада һәм Красноярскида кибетләре була. 1876нчы елда Акъегеткә әйләнеп кайта, йорт сала. Мәктәп салдыра. Икенче кайтуында манаралы мәчет бурата. Мулла итеп мөселман дөньясында танылган Шәрәфетдин Бәшировны китертә һәм үзе яңадан Себергә юл тота. Иң авыр вакытларда да, бәлагә юлыкканда да югалып калмый, кешеләргә игътибарлы мөнәсәбәтен җуймый. XX гасыр башында ул туган авылына даими яшәү өчен дип кайта. Картая төшкәч, Иркутскидагы барлык эшләрен бертуганы Шәйхуллага һәм олы улы Хәйруллага, Красноярскидагы сәүдә эшләрен тагын ике улына – Зиннур белән Гарифҗанга, Читадагысын – бертуганының улы Сәйфетдиновка тапшыра. Архангельскида, Вологда һәм Устюгтагы кызларын кияүгә биреп бетерә, ә үзе якташларын агарту белән шөгыльләнә башлый.  Шәфигуллин Әлмән, Чүти авылларында мәктәп салдыра, Чуел земствосы Акъегет мәктәбендәге рус класслары өчен аңа һәр ел саен 315 сум акча биреп бара, 1914 елда Шәфигуллин Акъегет авылы укытучыларын Россия буйлап сәяхәткә чыгара, бөтен чыгымнарны үзе түли. Берникадәр вакыттан соң тагын ике мәктәп салдыра: Акъегеттә – кызлар өчен, Чүти авылында – малайлар өчен. Чүтидә әле мәчет тә салдыра. Бакырчыда манаралы мәчет төзетүгә зур суммада акча бүләк итә. Заһидулла аганың игелекле эшчәнлегенә бар да соклана.
***
Акьегет авылы халкы мәгърифәтче, педагог, меценат Заһидулла Шәфигуллин музей йортын ачу  хыялы белән күптән янып яшәде. Бу өйне Заһидулла бай 1876нче  елда кызлары өчен төзеткән була. Бүгенге көндә аның архитектурасы үзгәртелмәгән. Музейны ачуга авыл халкы, җирле  «Ак калфак» оешмасы зур тырышлык күрсәткән. XIX гасыр башындагы  йорт кирәк-яракларын, җиһазларны  тапшырганнар. Мәчет ярдәме белән  мәктәп коллективы ремонт  эшләре башкарган. Стенага  аның Иркутск шәһәрендә яшәгән йорты, төзеткән мәчете, тоткан кибетләренең рәсемнәре эленгән. 1807 елгы стена сәгате дә үз урынын алган. Шул чор көзгесе, шкафы, комоды, өстәле, затлы сандыгы  да  музей-өйгә матур төсмер биреп тора.
Музей-йорт ачуга Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы җитәкчесе  Кад­рия Идрисова да килгән иде. Ул Бөтендөнья татар конгрессы  Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров исеменнән кыйммәтле бүләк тапшырды.
Авыл җирлеге башлыгы Шәмсиев Сәлимҗан музей-йортны тагын җиһазлар белән тулыландырачакны белдерде.
Заһидулла Шәфигуллин яшь буын өчен  үрнәк шәхес булып тора.Шуңа күрә менә бу музей-йорт  әлеге шәхеснең тарихын һәм шәҗәрәсен тирәнтен өйрәнүне максат итеп куя.

Гөлинә Саттарова.
Акъегет

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Музей Яшел Узэн районы Акъегет авылы