Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Җәзага тарту өчен ун көн

Автомобильчеләрне юл хәрәкәте һәм парковка кагыйдәләрен бозган өчен килгән штрафларны түләүдән азат итәргә мөмкиннәр. Тик бер очракта! Штраф салынып, 10 тәүлек эчендә "Дәүләт хезмәтләре" (госуслуги) порталында бу хакта мәгьлүмат барлыкка килсә генә.

Әгәр дә ниндидер сәбәпләр аркасында, ун көн эчендә машина йөртүчегә штраф турында хәбәр килмәсә, киләчәктә аны түләмәскә мөмкин булачак. Дәүләт Думасы депутатлары төркеме тарафыннан әзерләнгән закон проектында юл штрафларын түләүнең яңа тәртибе каралган. 
Вакытында бирелмәгән мәгьлүмат аркасында автомобиль сөюче 50 процентлы ташлама белән штраф түләү мөмкинлегеннән мәхрүм ителә 
Закон проекты авторларының берсе депутат Ярослав Нилов "Российская газета" сына биргән интервьюсында, тиздән бу хактагы документ парламентның түбән палатасы каралышына кертеләчәк дип хәбәр иткән. Закон проекты тексты нигезендә, административ җаваплылыкка тарту турындагы мәгълүматны Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталындагы (госуслуги), кагыйдә бозучының шәхси кабинетында урнаштырырга кирәк булачак. Штраф билгеләнү турындагы мәгълүмат урнаштырылган көн мәҗбүри рәвештә күрсәтелгән булырга тиеш.. Эш шунда ки, соңгы вакытта автомобиль хуҗалары "Дәүләт хезмәтләре" (госуслуги) порталындагы шәхси кабинетларында иске штрафлар турындагы белдерүләрне еш кына очрата икән. Моны булдырмас өчен әлеге закон проекты төзелгән дә инде. Аның бучена, әгәр дә дәүләт хезмәтләре порталында 10 көн эчендә штраф турында хәбәр пәйда булмаса, транспорт чарасы хуҗасы җаваплылыктан азат ителә. 
Фото- видеофиксация мәгьлүматлары нигезендә, юл хәрәкәте һәм территорияне төзекләндерү өлкәсендәге хокук бозулар өчен машина йөртүчеләрне җаваплылыкка тартырга нигез биргән РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 2.6.1 статьясына төзәтмәләр кертергә кирәк булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев