Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үз шәҗәрәңне бел һәм приз от

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты яшел үзәнлеләрне «Минем шәҗәрәм» генеалогик тикшеренүләр республика конкурсында катнашырга чакыра.

Анда биш яшь төркеме буенча теләгән һәркем катнаша ала: 1-4 сыйныф укучылары; 5-8 сыйныф укучылары; 9-11 сыйныф укучылары; 18 яшькә кадәрге һөнәри белем бирү оешмаларында укучылар һәм 18 яшьтән өлкәнрәк физик затлар.

Конкурс ике этапта үткәрелә: муниципаль һәм республика.
Беренче дүрт категориядәге республика этабында җиңүчеләрне кыйммәтле бүләкләр көтә. Беренче урын өчен-планшет, икенчегә – смартфон, «бронза» призер электрон китап алачак. Соңгы категориядә 50, 30 һәм 20 мең сум күләмендә акчалата бүләкләр каралган.

Конкурсның муниципаль этабында катнашу өчен гаризалар агымдагы елның 2 апреленә кадәр кабул ителә.

Барлык сораулар буенча Яшел Үзән шәһәре, Паратская ур., 15, тел. 4-98-60, 4-96-91. Бүлек җитәкчесе Багабиева Жанна Евгеньевна, эл.почта: Zhanna.Bagabieva@tatar.ru

Конкурс турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасының Архив эше буенча Дәүләт комитеты сайтының «Грантлар, архив конкурслары " бүлегендә танышырга мөмкин»

Татарстан Республикасы Тарихи-сәяси документлар үзәк дәүләт архивы#Архив эше буенча дәүләт комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев