Үз илеңнең бәрәңге бакчасында да рәхәт
Пандемия безнең тормышны йөз процентка үзгәртте дә куйды.
Роспотребнадзор кисәтә
Ел саен чит илләрне гизүчеләрнең коронавирус инфекциясе төшләренә кереп интектерәдер. Күпләргә хәзер үз иле курортларын сайларга туры килә. Кырымга баручылар күбәйде дип тә, көн-төн сөйлиләр.
Дөрес, кайбер илләргә хәзер чикләр ачылды ачылуга. Әмма чикләрне белмәүче вирус кына әлегә юкка чыгарга җыенмый, һаман көч туплый, безне тезләндерүен дәвам итә. Шуңа күрә, чит илләргә бару әлегә бик куркыныч. Дөнья хәлен белеп булмый, бикләнеп, барган җиреңдә калуың да бар, билгесез вакытка кадәр. Шулай да, туристлар кайбер кагыйдәләрне белсә, үз-үзләрен дөрес тотса, күңелсезлекләрдән сакланган булачак. Бу хакта без Роспот ребнадзор федераль хезмәтенең Яшел Үзәндәге «ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗ филиалы гомуми гигиена табибы Надежда
Костюктан сораштык.
Аңлашылганча, кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте COVID-19ның киң таралуына һәм дөньяның төрле илләрендә авыручылар санының тотрыксыз динамикасына бәйле рәвештә, cәфәргә китәр алдыннан барасы илнең эпидемиологик хәле, туристларга куел ган таләпләре белән танышырга кирәклеген искәртә.
– Надежда Александровна, ял иткән урыннарда нинди саклану чаралары күрелергә тиеш?
– Сәяхәт дәвамында, шул исәптән транспорт һәм паспорт/таможня контроле үтүне дә кертеп, социаль дистанция чараларын үтәргә кирәк. Урнашу һәм ял итү урыннарын сайлаганда, кунакханә бизнесының рәсми вәкилләренең аерым номерларына өстенлек бирү зарур. Кеше күп яшәгән шәхси йорт һәм кунакханәләрне (хос теллар) арендаларга киңәш ителми.
Мөмкин булганча, ашау-эчүне шәхси номерда яки ачык һавада оештырсаң әйбәтрәк булыр. Әмма рацион нан кыргый хайваннар итен яки ярымфабрикатларны төшереп калдырырга кирәк. Шулай ук савыт-сабаның шәхси үзеңнеке һәм чиста булуы мөһим. Шәһәр буенча хәрәкәт иткәндә, такси хезмәтенә өстенлек бирергә кирәк. Әлбәттә, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү турында әйтеп тору кирәк тә түгел. Коронавирус күпләрне кул юарга өйрәтте. Әгәр андый мөмкинлек булмаса, 60 проценттан ким булмаган спиртлы антисептик белән кулларны зарарсызландырырга була.
Авыз, борын, һәм күзләргә пычрак куллар белән кагылырга ярамый. Вирус һава-тамчы юлы белән йокканга күрә, респиратор авыру билгеләре булган кешеләр (чирләү, ютәл) белән элемтәдән тыелырга кирәк.
Барлык җәмәгать урыннарында шәхси битлекләр куллану мөһим. Сулыш органнарын индивидуаль саклану чаралары запасы булдырыр га, авыру симптомнары барлыкка килгән очракта, кичекмәстән белгечкә мөрәҗәгать итәргә һәм үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнмәскә кирәк.
Таныш булмаган, бигрәк тә эссе климатлы ял итү урыннарында ышанычлы урыннарда ашарга, суны кайнатылганны яисә шешәгә салынганны эчәргә тырышыгыз. Җиләк-җимеш һәм яшелчә юу өчен кайнатылган су кулланырга, пляж зонасы белән җиһазландырылган махсус билгеләнгән урыннарда коенырга кирәк.
– Кайсы илләргә юл ачык һәм нинди белешмәләр таләп ителә?
– Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте хәбәр итүенчә, 2020 елның 1 августыннан өч ил — Бөекбритания (Лондон), Танзания (Занзибар), Төркия (Әнкара һәм Стамбул), 2020 елның 10 августыннан Анталия, Бодрум, Даламан курорт юнәлешләрендә халыкара һава юллары яңартылды. Санитар-эпидемиологик хәлне исәпкә алып, рейслар беренче этапта Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Ростов-на-Дону халыкара аэропортларыннан башкарыла.
Әлеге илләрдән килүчеләргә карата Россия Федерациясендә ике атналык карантин гамәлдән чыгарыла. Чит ил гражданнары үзләре белән ПЦР ысулы белән COVID-19 лаборатория тикшеренүе нәтиҗәләренә ия булырга тиеш, алар Россия Федерациясенә килеп җиткәнче өч көннән дә ким булмаган вакыт эчендә алынган һәм иммуноглобулин G антитәнчекләрен ачыклаучы медицина документлары булырга тиеш.
Күрсәтелгән илләрдән кайтучы Россия Федерациясе гражданнарына, Россиягә кайткан көннән өч календарь көн эчендә ПЦР ысулы белән яңа коронавирус инфекциясенә тикшерү узарга кирәк.
Кыскасы, хөрмәтле газета укучылар, сакланганны Аллаһ Тәгалә дә саклар дип юкка әйтмәгәннәр, быел бакчада гына ял итү яисә авылга кайту отышлырак булыр. Туган якларыңда, аның гүзәл табигате белән хозурлану, йә булмаса балык тоту, гөмбә җыю - үзе бер ял бит. Һаман саен Төркия димәгән. Быел бәрәңге ул кадәр ишелеп уңмаса да, гөмбә бик күп дип әйтәләр. Һавасы саф, күңел тыныч, сәламәтлеккә дә файда гына. Күңелсезлекләрдән дә хәтта файда табарга була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев