Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Үз фатирыбызны яңадан сатып аласыбыз килә

– Безнең өйләнешкәч алган фатирыбыз бар иде. Авыр хәлдә калу сәбәпле, без аны саттык. Әмма шунда яшәвебезне дәвам итәбез, сатып алучыга түләп торабыз. Ремонт ясадык. Хәзерге вакытта безнең аны яңадан сатып аласыбыз килә. Моны ана капиталы хисабына эшләп буламы?

– Ана капиталын куллануның бер юлы – торак хәлләрен яхшырту. Сез әйтеп узган очрак моңа туры килә. чынлап та, балалар хәзерге вакытта арендаланган фатирда яши, ә сатып алганнан соң үзләренеке булачак. Тик шулай да «ләкин» бар. Хокук сакчылары органнарында, ә монда мошенниклык юкмы икән, дигән шик туарга мөмкин. Фатир сезнең милектә булган. Мәсәлән, аны 1 миллионга саткансыз һәм шунда яшәвегезне дәвам итәсез. Вакыт уза һәм ана капиталын кулланып сез аны шул ук миллионга сатып аласыз. Кулыгызда бер тиене дә тотылмаган тулы суммада ана капиталы торып кала. Андый махинацияләр җинаять маддәсе астына эләгә. Сезнең очракта әлеге норманы куллану мөмкинлеген әйтүе авыр. Фатирыгызны күпмегә сатуыгызны һәм ничә сумга сатып алырга җыенуыгыз­ны, аның яңа милекчесе белән найм килешүенең нинди шартларда гамәлдә булуын белергә кирәк. Ахырда түбәндәге нәтиҗә ясалырга тиеш: балаларның яшәү шартлары яхшырдымы һәм дәүләт түләве  законсыз рәвештә акчага әйләндерелмәдеме? (РФ Җинаять кодексының «Түләүләр алганда мошенниклык» 159.2нче маддәсе).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X