Күсе елында туган балалар бик тә гаилә җанлы.
Алар, хәтта, үскәч тә аңа бәйле кала, әтиәниләрен ташламый, якында гына яши яки бик еш кунакка кайтып йөри. Тиз үсәләр һәм тирә-юнендәгеләрне үз файдаларында кулланырга өйрәнәләр, теләкләренә ирешү өчен кечкенә генә чыгу юлын да табарга сәләтле. Бу балалар тыйнак, әмма шуның артында чын лидер характеры яшеренгән. Әти-әниләре аларга дөрес юл күрсәтергә, вакытларын һәм көчләрен кызганмыйча дөрес тәрбия бирергә тиеш. Үзенекеләрне Күсе ярата, шуңа күрә ел аларга уңышлы булачак һәм авырлыклар читләп үтәчәк.
Нет комментариев