Үз әбисеннән акча урлаган 28 яшьлек Яшел Үзән кешесенә карата хөкем карары чыгарылды
Егет әбинең кесә телефоныннан файдаланган һәм яшерен рәвештә банк счетыннан 57 мең сумнан артык акча урлаган.
Ул моны бер тапкыр гына түгел, ә акрынлап, ике ай дәвамында башкарган.
Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныган. Суд аңа карата ике елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.
Хөкем карары законлы көченә керде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев