Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ҮЗ АВЫЛЫҢДАГЫ РӘХӘТ КЫЕН БИТ УЛ

Кайберәүләрнең «авыл бетте» дигән пессимистик фаразларына каршы, «юк әле, бетмәгән, яши!», дип җавап бирәсе килә. Әйе, килешәм, элекке кебек гөрләп тормый, шулай да, кендек каныбыз тамган туган авылларыбызга ясин чыгарга юл куймыйча яшәтүче гаиләләр әлегә, шөкер, бар! Була гына күрсеннәр.

Шундый «сакта» торучы­лар­­ның берсеКарашәмнән Фидалия белән Алмаз Гай­фуллиннар. Җәйге көннәр озын булуга карамастан, эш күп булгач анысы да сизелми, кылны кырыкка яра торган вакыт. Без килгәндә дә хуҗалар йорт тирәсендә үз мәшәкатьләре белән мәшгуль иде.

Гайфуллиннар яңа урын­да өй салып күченгән бул­ган. Энекәше өйләнгәнче Ал­­маз да үз гаиләсе белән шунда яшәгән. Әмма бергә  тыгылышып ята торган заман түгел, ул хатыны, балалары Әдилә һәм Айдар белән әти-әнисе гомер иткән элекке нигезләренә башка чыга. Ялкау булмаган, кулыннан кил­гәннәр тик ятмый, аны менә дигән итеп яңартып корып матур гына хезмәт итеп көн күрәләр. Балалар инде зур, кызлары шәһәрдә «Ак Барс» банкында эшли, ә уллары, әтисе кебек үк авылда төпләнеп калган, «Красный Восток»та 1 отряд механизаторы.

Алмаз белән ут кебек җитез Фидалия бер-берсен тулыландырып, бербөтен булып тораларБирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына, дигәндәй, аларга үз ярларын эзләп әллә кайларга барасы булмый, кечкенәдән үк бер парта артында утырып белем алалар, үсә төшкәч дуслыклары беренче мәхәббәткә әверелә һәм бәхетле гаилә барлыкка килә. Тырыш һәм уңган да әле алар. Кояш белән бергә торып 5 сыер саварга, үгез һәм таналарны, исәпсез тавык-чебеш-брой­лерларны карарга, бакчасында казынырга, эшкә дә барырга өлгерергә кирәк. Гаилә башлыгы «Татфлот»ның Свияжскидагы базасында бульдозерда, ә Фидалия авыл клубында эшли.

Супер безнең Фидалия, бик уңган!дип аңа соклануын яшерми Әҗәл авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Семахина. Сабырлыгына да хәйран калыр­лык, шул ук вакытта өлгер дә үзе. «Палочка-выручалочка»быз ул безнең, оештырыла торган бер генә бәйрәм чаралары да аның катнашыннан башка узмый, чөнки бик матур җырлый да әле ул.

Тулырак язманы газетабызның 58нче санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X