Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Йөз яшь дип тормый: укый, тегә, сәясәт белән кызыксына

Яшел Үзәндә яшәүче Роза ханым Ганиева бу көннәрдә үзенең 100 яшьлек юбилеен билгеләде һәм шуның белән үзен бик бәхетле саный.

Озын гомер кешегә нәселдән, геннардан бирелә, ди галимнәр. Кеше туксан яшен тутыргач, картаюдан туктый, йөзгә дә исән-сау җитә, дигән фикерләр дә бар. Гасырлар аша үтеп, тормышның ачысын-төчесен татыган хәлдә дә, киләчәккә оптимист карашын, күңел көрлеген югалтмаган кешеләр арабыз да яши.

Минем шуңа да игътибар иткәнем бар: озын гомерлеләр, бигрәк тә 100 яшенә җитүчеләр, башкалардан ниндидер сыйфатлары белән аерылып торалар. Алардан яшәү дәрте, тормышны ярату, киң күңеллелек, эчкерсезлек бөркелеп тора. Минем үземнең әби дә 100дән узган иде. Гомеренең соңгы көненә кадәр урын өстендә ятмады, үз акылында булды. «Минем бервакытта да башымның авырт каны, дару эчкәнем булмады», – ди торган иде. Сөтле каты чәй, үзе салган әче ипи иде табынында. Яшьлегебез белән әбиләрнең кадерен белмәгәнбез. «Сагынып искә алырсыз әле мине», – дип тә әйтә торган иде ул үзе. Еллар узгач, чынлап та, бик сагындыра икән...Эхх, кире кайтарасы иде шул чакларны!

Бүген исә сезне, хөрмәтле газета укучыларыбыз, Яшел Үзән шәһәрендә гомер кичерүче Роза Мөхәммәт кызы Ганиева белән таныштырырга телибез. Ул үзенең туган көнен 3 июльдә бәйрәм итте. Чәчәкле җәйдә туган гасыр яшьтәше үзе дә чәчәк кебек әле, бүгенге көндә балалары хөрмәтендә һәм тәрбиясендә шөкер итеп, һәр туган көнгә шатланып гомер итә. Юбилярны котларга зур гаиләсе җыелган. Аның 5 баласы, 6 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар. Бу көнне олы датасын билгеләүчегә Яшел Үзән муниципаль районы җитәкчесе Михаил Афанасьевның да җылы котлаулары җиткерелде.

«Тормыш юлыгыз, Ватанга мәхәббәтегез, аның язмышына битараф калмавыгыз белән сез барыбыз өчен дә үрнәк булып торасыз! Һәр көнегез бәхет һәм җылы мизгелләр, гаилә очрашулары һәм туганнарыгызның кайгыртучанлыгы белән тулып торсын», диелә котлауда.

Роза ханым үзенә карата мондый игътибар өчен рәхмәтен белдереп, Яшел Үзән халкына муллык һәм иминлек теләде. Хөрмәтле яшьтә булуына карамастан, ул илдә барган барлык яңалык белән хәбәрдар булып чыкты, телевизор карый, газета-китаплар укый, шигырьләр яза һәм ул кунакларны да берничә ел элек үзе теккән күлмәген киеп каршы алды.
«Сез бәхетлеме?» – дигән сорауга каршы:

– Бәхет бер яктан карасаң – бар, икенче яктан юк та кебек. Авырлыкларга бирешмим, балаларым бар, сез бар. Дәүләт тә гел ярдәменнән ташламый. Шулай булгач, мин бәхетле түгелме? – дип сорауга сорау белән җавап бирә.

Бәхетле, әлбәттә, бик сирәк кешеләргә генә тәтегән 100 яшькә җитүе белән бер бәхетле. Бәхетне бизмәнгә салып үлчәп булмый. Менә дигән фатиры бар, балалары аны кадер-хөрмәт белән уратып алган, мул бәйрәм табыны әзерләнгән. Оныклары да әле ерак Бакудан, әле Украинадан шалтыратып, котлауларын җиткерәләр, гел әбиләренең хәл-әхвәлен сорашып торалар. Аның үзенә нинди сорау бирсәң дә, тулы җавабын аласың, мөгаен, төн уртасында уятсаң да, тормышының һәр мизгелен түкми-чәчми сөйләп бирә аладыр. Андый хәтер белән кайсыбыз мактана ала әле? Бу да бәхет түгелме, бүгенге заманда? Әлбәттә, тормыш – тормыш инде ул, Роза ханымның да бер гасырлык гомерендә төрле чаклар булган, ачы сугыш вакытын да күргән, әмма бөтен авырлыкларны җиңүче ул үзе булган. 100 яшен тутыруына карамастан, аның зиһененә күз тимәсен, сокланып туярлык түгел.

Язманы тулысынча газетабызның 50нче санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X