Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

ЮВТ-24 эфирга тулысынча мобиль телефоннарга төшерелгән яңалыклар чыгарды

Кадр артындагы текст өчен рәсемнәр дә, барлык интервьюлар да, студиядә алып баручылар да гаджетларга төшерелгән.

ЮТВ-24 каналы эфирында сюжетлар мобиль җайланмаларга төшерелгән яңалыклар чыгарылышы булды. Иҗади һәм техник эксперимент кәрәзле телефонның туган көненә туры килде.


"Эштә профессиональ камералар түгел, ә мобиль җайланмалар гына куллансак, нәрсә килеп чыгачагы безгә кызык иде. Шул ук вакытта максат - телевизион стандартларга якын материалларның сыйфатына ирешү булды", - дип сөйләде телекомпаниянең баш мөхәррире Людмила Воронина.


Сюжетлар әзерләгәндә һәм тапшыруны төшергәндә өч мобиль телефон, стабилизатор, радиопетличка, селфи-таяк һәм квадрокоптер кулланылган. Кадр арты текстлары өчен рәсемнәр дә, барлык интервьюлар да, студиядә алып баручылар да телефоннарга төшерелгән.


"Пандемиянең кызган чагында без коллективның шактый өлеше сафтан чыгар дип курыктык. Безнең көндәлек яңалыклар бар, аларны ничек кенә булса да эшләргә кирәк иде - тамашачылар бездән оператив мәгълүмат көттеләр. Шуннан соң без нинди резервлар кулланырга, нинди эш схемаларын кертергә, чыгарылышны теләсә нинди ситуацияләрдә ясау мөмкинлеген уйлый башладык. Бүген мондый вариантны без сынап карадык ", - дип билгеләде Людмила Воронина.


Махсус чыгарылышны әзерләүдә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе Равил Мөкменов катнашты. Ул сюжетларны режиссерлаган, төшергән, монтажлаган, телекомпания коллективы белән бергә гадәти булмаган проект идеяләрен тормышка ашырган.


"Без төшергәндә, минем өчен иң көтелмәгәне кешеләрнең реакциясе булды. Телевизионщикларның аларга профессиональ камералар белән түгел, ә телефоннар белән генә килүләре беркем дә гаҗәпләндермәде. Барысы да гадәттәгечә кабул ителде, шулай булырга тиеш кебек", - дип уртаклашты Равил Мөкменов.


Чыгарылышта - актуаль темаларга кагылышлы Әлмәт, Зәй, Лениногорск, Баулы сюжетлары. Материалларның берсе кәрәзле телефонга - Әлмәттә беренче кәрәзле телефоннар пәйда булганнан алып бүгенге көнгә кадәрге эволюциясенә багышланган.

Исегезгә төшерәбез, «Татмедиа» АҖ «ЮВТ-24» телепроекты 2021 елның 10 февралендә эшли башлады. Ул Татарстанның көньяк-көнчыгыш шәһәрләрен берләштерде һәм нефть төбәгенең мәгълүмат үзәгенә әверелде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев