Юраганы юш килә: телефон Күгешкә китте
Күгештән Гөлинә Нигъмәтуллина квитанцияне беренче генә тапкыр редакциягә юллаган булса да, почтальон кызларга: “Менә күрерсез, приз отачакмын әле!”- дип шаяртып та әйтеп куя. Һәм юраганы юш килә: кесә телефоны “Яшел Үзән”не беренче көннәрдән үк укучы Гөлинә ханымга китте.
“Көтеп алабыз, аеруча авылдашлар турында чыккан язмаларны яратып укыйбыз, сканвордларны ирем белән бүлешеп чишәбез,” – ди ул. Ә бүләк оту турындагы шатлыклы хәбәрне иң беренче дуслары шалтыртап җиткерә. Тормышыгыз менә шундый сөенечле вакыйгаларга бай булсын!
Бүләкне редакциягә туганы Ләйсән килеп алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев