Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юллы булулары рәхәт

Наратлы авылы халкы менә инде 5-6 ел асфальт юлдан йөреп кинәнә.

Элеккеге кебек азапланмыйбыз, машина этеп, трактор белән тарттырып ятмыйбыз. Авылга кайтучыларга да бик рәхәт. 
Кибеттән дә өзмиләр, шөкер. Сатучылар килеп кенә тора. Норлаттан атнасына ике тапкыр йомшак күмәч, ипи китерәләр. Рәшит Миңнуллин кичтән һәр йортка кереп, хәбәр итә, аннан гына Норлат пекарнясына заказ бирә. Шулай итеп кемгә күпме кирәк, икенче көнне үк өебезгә тәмле ипи исе тарала. Рәшит тормыш иптәше Роза ханым белән  безне йомшак икмәк белән тәэмин итеп, канәгатьләндереп тора. Саваплы эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете теләп калабыз. Авыл халкын гел шулай шатландырып торыгыз.

Гөлсем Нигъмәтҗанова.
Наратлы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев