Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юлларны берьюлы салып бетерәсе иде дә бит...

Быелгы халык җыеннарын (ой, гафу итегез, ул хәзер «Җирлек башлыкларының хисап сессиясе» дип атала), узган елдагы кебек үк, җиңел аяктан Рус Әҗәле авыл җирлеге башлап җибәрде. Аның атамасы хәзер, чынлап та, «халык җыены» сүзтезмәсе мәгънәсенә туры да килми, чөнки пандемия аркасында күп­ләп бер урында җыелырга ярамый.

Шулай да, Карашәм авылының «карт аюдай картайган, хәрәбәдәй муртайган» клубында, социаль дистанция калдырып утырырлык сыйган кадәр кеше килгән иде. Һәм алар,  бәлки инде киләсе елда, Аллаһ кушып, җирлек башлыгының хисап чыгышын яңа төзелгән күпфункцияле үзәктә тыңлаячаклары турындагы яхшы хәбәрне ишетеп таралышты. Бирсен Ходай! Яңа клуб кирәк инде ул. Авылда кеше, әллә нигә бер булса да, тагын кайда җыелсын?

– Бүгеннән сүтегез иске клубыгызны, бер атнадан яңасын төзи башлыйбыз, дисәләр, без бик тырышып, урынын өч көндә бушатыр идек, әйтсеннәр генә, шулай бит, – диде җирлек башлыгы Гөлнара Семахина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев