Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшәеш

Юллардагы балаларның иминлеге өстенлекле ⠀

Бүген район җитәкчесе Михаил Афанасьев рәислегендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе узды. Анда БДД га кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. ⠀

РФ Эчке эшләр министрлыгының Яшел Үзән районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рамил Идиятуллин балалар катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре санының артуына игътибарны юнәлтте, соңгы ярты елда андыйлар дүртәү булган һәм анда 8 балигъ булмаган бала зыян күргән. Моннан тыш, полиция подполковнигы сүзләренә караганда, мондый юл-транспорт һәлакәтләрендә еш кына исерек машина йөртүчеләр гаепле.

Әйтик, 2020 елның 13 апрелендә Карамалы Тау шәһәр тибындагы бистәсендә исерек йөртүче каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм ике баланы бәрдерә. Шуның нәтиҗәсендә алар җәрәхәтләр ала. 2020 елның 2 июнендә Норлат - Акъегет автомобиль юлында машина йөртүче өч бала булган җәмәгать транспорты тукталышына барып керә. Моннан тыш, руль артындагы егетнең машина йөртү таныклыгы да булмый. Ә 2020 елның 20 июнендә автомашина баланы таптаткан.

Рамил Идиятуллин билгеләп үткәнчә, бу – анализлауны таләп итүче борчулы сигнал, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуны булдырмау буенча чаралар күрергә кирәк. ⠀

"Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча, автомобиль йөртүчеләр һәм җәяүлеләр арасында аңлату эшләре ешрак алып барырга, хокук бозуларны профилактикалау буенча ЮХИДИ патрульләрен көчәйтергә кирәк һәм без Норлат зонасында ЮХИДИнең тулы кыйммәтле пунктын булдыру турында уйларга тиеш. Монда юл-транспорт һәлакәте, балаларыбызны имгәтүче исерек йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга. Бу безнең юллар чыннан да куркынычсыз булсын өчен башкарылырга тиешле җитди эш", - дип нәтиҗә ясады Михаил Афанасьев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X